Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Туганайлар” – тулган айлар кебек...

20 октябрь көнне газетаның 15 еллык юбилее уңаеннан, редакциябез басмабызның башында торган ветеран журналистларны, "Туганайлар" Казанга күчү сәбәпле, Чаллыда яшәп калган хезмәттәшләребезне җылы очрашуга җыйды.Чыннан да, Казан коллективы белән Чаллы коллективының бер-берсенә әйтер сүзләре,бирәсе киңәшләре, уртаклашыр тәҗрибәләре байтак булып чыкты.

Коллегаларыбыз (сулдан уңга) Идая Габдрахманова, Мария Мартынова,Фәнзилә Солтанова, Рушания Михайлова, Гөлфия Шәйхразиева, Ләйлә Харисоваларның Казанда эшләүче яшь журналистларга әйтер сүзен укучыларыбыз игътибарына да җиткерәбез.

"Туганайлар" тулган айлар кебек

Балкып янды Чаллы күгендә.

Бу төбәкнең бик күп керәшеннәре

Сагыналар аны бүген дә.

Мамадышмы, Зәйме, я Питрәчме -

Бер район да читтә калмады.

Башкорт ягы, Удмурт, Чиләбеләр...

Ерак аралар дип тормадык.

Керәшеннәр уңган-булган халык,

Хезмәт куя төрле өлкәдә.

Урманда да йөрдек, фермага да кердек,

Мәктәп, булнис, клуб калмады.

Әллә нинди авыр чакларда да

Бер-беребезне яхшы аңладык.

Яктыртылмый калган, язылмаган

Бер генә өлкә дә калмады.

Зур-зур урындагы түрәләр дә

Безне хөрмәт итте, санлады.

Каләм очларында кылыч көче,

Ни язсаң да җавап бирәсе.

Безнең кызлар шулай эшләделәр,

Һәммәсе дә талант иясе.

Подписчиклар безгә бик еш килде,

Ишекләрне бер дә япмадык.

Нинди генә кунак төшермәдек,

Нинди генә серләр ачмадык.

Без һәрвакыт тик дөресен яздык.

Бардык, күрдек, белдек, өйрәндек.

Озын юллар маҗаралы иде,

Әле кат-кат сагынып сөйләрлек.

"Туганайлар" керәшен гәҗите, дип

Янып-көеп эшләп йөргәндә,

"Татар хатыннары ни белсен", дип

Күңелләргә безнең тигәндә,

Эшебезгә тугры кала белдек,

Керәшен халкын чынлап сөйгәнгә.

Ә сез яшьләр - безнең дәвамчылар,

Бездәй бердәм, тату яшәгез.

Газетаның һәрбер чыккан санын

Көтеп алсын керәшен дәдәгез.

"Туганайлар" тулган айлар кебек

Гел балкысын, янсын, сүнмәсен!

Укучысын бер дә югалтмасын,

Керәшен халкын зурлап сөйләсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев