Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Шотланд волынкасын үз иттек фото, видео

31 октябрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Филармония концертлар залында керәшеннәрнең зур горурлыгы булган "Бәрмәнчек" фольклор ансамбле тугызынчы концерт сезонын ачып җибәрде.

Концерт башланырга нибары ничәдер секунд кына калган. Менә хәзер тиздән,берничә мизгелдән сәхнә түренә "Бәрмәнчек"ләр чыгачак. Тамашачыларга карасаң, һәркем уз уйларына чумган. Барысы концерттан нидер көтә, ниндидер өметләр баглый. Кемдер, бәлки, кабатланмас шоу көтәдер, кемгәдер "Бәрмәнчек"ләрдән ниндидер бер яңалык кирәктер. Һәммәсе үз халкының моңлы, куңелгә якын җырларын тыңларга килгән.

Мин минутлар санап утырган арада "Бәрмәнчек"ләр сәхнә түренә чыгып та басканнар. Керәшен җыруын тыңларга килгән кешеләр "Менә хәзер безнеңчә, керәшенчә җырлый башлыйлар" дип уйлап та өлгерми - аптырашта кала. Ә кайда соң безнең фольклор, керәшен көе? Үзебезнекенә урын калдырмаганнармы әллә? Борчылырга урын юк икән, үз урынында, ләбаса, тик икенче өлешкә калган. Беренче өлеш, матбугат конференциясендә әйтелгәнчә, нагайбакларның уникаль культурасын халыкка күрсәтүгә юнәлдерелгән икән. Әйе, бу концерт кемнәрдер өчен танышу ноктасы да булып чыкты. Чөнки концертка килгән күп кеше нагайбакларның кем икәнлекләрен белми. Бу көнне, минемчә, шактый тамашачы тарих битендә үзләре өчен яңа булган, нагайбаклар битен ачты.

Матбугат конференциясендә "Бәрмәнчек"нең җитәкчелеге әйтүенчә, концерт программасында эксклюзив булып "Нагайбак кадриле" һәм нагайбак кызы Юлия Савельева башкаруында Париж һәм Кассель авылларыннан җыелган материаллардан эшкәртелгән "Атландым атның биленә" һәм "Чурный күпере" җырулары торырга тиеш иде.Чыннан да, болар халык тарафыннан бер яңалык итеп кабул ителде. "Нагайбак кадриле"н дә халык бик җылы кабул итте. Ә миңа ошаганы Юлия Савельеваның җыр башкару техникасы булгандыр. Ул, минемчә, үзе дә нагайбак кызы буларак, карендәшләре алдында үз бурычын үтәде. Беренче өлешне "Бәрмәнчек"ләр халык тарафыннан бик яратып кабул ителгән, Татарстанда инде хитка әйләнгән "Париж, Париж..." җыруы белән тәмамлады.

Икенче өлешне үз төбәгебезнең керәшен көйләрен тыңларга килгән кешеләргә атап төзегәннәр иде. Чөнки бу бүлек тулысы белән Татарстанның Лаеш, Тукай, Менделеев, Кукмара районнарының керәшен авылларыннан җыелган материаллар буенча эшләнелгән композицияләрдән торды. Әле ул гына да түгел, бу музыкаль композицияләр заманына туры китереп, махсус кунаклар - "Хмельная ворга" этно-рок-фолк төркеме белән берлектә башкарылды.

"Бәрмәнчек"ләр тамашачыга шактый кызыклы, уникаль номерлар тәкъдим иттеләр. Шуларнын берсе - Лаеш районының Ташкирмән авылы традицияләре нигезендә куелган "Тыпырдап бию". Бер караштан, уен коралына бер дә бармый кебек тоелган хуҗалык кирәк-ярагы - иләк, самовыр морҗасы, бауга эленгән шешә, табагач, уклау, балта "Бәрмәнчек"ләр кулында башка рольне башкардылар. Ансамбль артистлары бу үзенчәлекле "уен коралларыннан" сихри дә, табигый да тавышлар чыгарып, тамашачыга, ритмына туры китереп, биеп тә күрсәттеләр.

Тагын бер үзенчәлекле номерларның берсе итеп "Өмә көе"н атар идем. Ансамбльнең сәнгать осталары - хормейстер Эльвира Камалова һәм сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова бу җыруны шотланд волынкасы астында башкардылар. Кайчандыр зур сәхнәләрдә күрергә күпләр базмаган, инде югалуга йөз тоткан керәшен җырулары европача бөтенләй башкача, яңа моң, яңа бизәлешләр белән яңгырый икән бит! Ансамбльнең солисты Александр Игнатьев тамашачыга "Маруся" җыруын рок жанрында башкарып, заманча стильдә тәкъдим итте. Билгеле, мондый башкару техникасы өлкәнрәк буынга авырырак тоелгандыр. Әмма яшьләр бу яңа алымны лаеклы бәяләгәннәрдер, дип уйлыйм.

"Бәрмәнчек"ләр бүген керәшеннәр тормышында зур роль уйныйлар. Алар халкыбызның милли мирасын саклау, торгызу, киләчәк буынга җиткерү өстендә эшлиләр. Шуңа күрә, ышанычлы дәвамчылары булуы да бик мөһим. "Бәрмәнчек"ләрнең сезон ачу концертына Татарстан һәм дә Россия дәрәҗәсендә зур уңышларга ирешкән, Тукай районы Мәләкәс авылында эшләп килүче "Питрау" балалар ансамбле да килгән иде. Алар "Өй саклау" вокаль-хореографик композициясе белән чыгыш ясадылар.

Кеше китә - исеме кала, дип әйтәләр. Бу сүзләр "Бәрмәнчек" фольклор ансамбленең балет артисты, инде мәрхүм Камил Байбиковка туры килеп торадыр. Аның сәнгать җимешләре сәхнә түрендә әле дә балкып тора. Ансамбль Камил Байбиков истәлегенә кайчандыр аның тарафыннан куелган, шотланд мотивлары белән тәңгәл килгән "Чабаталы степ" биюен күрсәтте. Камил Байбиковның әти-әнисенә чәчәк бәйләме белән улының истәлегенә әзерләнгән видеоальбом тапшырдылар.

Ике өлештән торган концерт күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Икенче бүлектә алып баручы ролен үтәгән Тинчурин театры артисты Артём Пискунов концертның тәмамлануын игълан иткәч тә, тамашачылар озак вакыт ансамбльне алкышлап, тарала алмый торды. Димәк, талантлы режиссёр, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин тарафыннан куелган программа тамашачыны битараф калдырмады. Ә инде "Бәрмәнчек" фольклор ансамбленең сезон ачылу концертына килгән карендәшләребез бу кичтә музыкаль канәгатьләнү генә түгел, ә чын дәрәҗәсендә, керәшен сәнгате өчен горурлык хисе дә кичергәннәрдер, дип уйлыйм. Бу турыда үз фикерләрен җиткерүчеләргә сүз бирик.

 

Татьяна Ефремова, 2016 нчы елның "Керәшен чибәре":

- Әнием, күптән түгел булган "Керәшенчә винегрет" концертында викторинада катнашып, "Бәрмәнчек"ләргә ике билет откан иде. Бергә килдек.

Халыкка нагайбакларны ачып бирү бик файдалы булды, дип уйлыйм, чөнки кайбер тамашачы аларның кем икәнен белми иде. Шулай ук бәрмә "инструментлар" белән башкарылган "музыкасыз номер" бик ошады. Мин аны авыр дип саныйм, чөнки ялгышмыйча ритмны тоту зур осталык сорый.

Балаларны сәхнәдә күрү бик күңелле булды, аларның иман жыруларын башкарулары көчле, бик уңай тәэсир калдырды. Халкымның шундый дәүләт ансамбле булуы күңелдә горурлык хисе тудыра.

 

Равил Фәйзуллин, Татарстанның халык шагыйре:

- Минем өчен ачыш булды бу. Рухи офыкларым киңәйде. Күпме байлыкны, матурлыкны, хозурлыкны белми йөрибез!

Коллектив бик талантлы, күңелгә үтеп керерлек итеп җиткерә беләләр. Керәшен, татар, тегеләй, болай, дигән булабыз... Сәнгать берләштерә!

Минем үземә "керәшен бүлеге" күбрәк ошады. Үзебезнекеләр якынрак, нагайбаклар башкачарак, ераграк, дип әйтимме...

Мин бит үзем дә керәшеннәр өчен чит түгел. Котлы Бөкәш мәктәбендә бергә укыдык, укытучыларыбыз да керәшеннәр иде. Керәшеннәр турында берничә мәкаләм дә бар.

Яратып, кызыксынып килдем. Онытылмаслык кичә.

 

Нәкыя Гыйләҗева:

- Мин керәшен сәнгатенә битараф түгел. Мине бу матурлыкка кайчандыр ирем Аяз Гыйләҗев алып килде. Багражда үскән кеше буларак, ул керәшеннәрне үлеп ярата иде. Керәшеннәр дә үзен дә, әти-әнисен дә бик зурладылар.

Сагынып, яратып килдем, килендәшемне дә иярттем әле. Кайчандыр, Багражга кайткач, күршебез Чыпчык Мариналар белән мәҗлескә барып, шак катып кайткан идем. Шуннан соң, Аяз белән бергәләп, бик күп керәшен җырларын магнитофонга да яздырган идек. Керәшен җыруларында венгр, румын мотивларын ишетәм мин. Бәлки, кайчандыр, кайдадыр, ерак гасырларда, керәшеннәрнең тарихы алар белән кисешкән булгандыр... Менә бүген дә шул яңгырашларны ишеттем, чит илдә булып кайткан кебек хис итәм үземне.

"Бәрмәнчек"ләрне бик яратам. Аязымның 85 еллыгына килеп, ямь биреп киткәннәр иде. Инде гыйнвар аенда Аяз Гыйләҗевкә 90 яшь тула. Бу чарадан керәшен карендәшләребез дә читтә калмас, дип өметләнәм. Үзе исән булса, ай, сөенер иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Шотланд волынкасын үз иттек фото, видео

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев