Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Поповкалылар хыялы тормышка ашты

Район Сабантуена каршы көндә Зәй районы Поповка авылында тарихи вакыйга булды - яңа клуб төзелеп, файдалануга тапшырылды.

Поповкалылыр яңа мәдәният учагы турында күптәннән хыялланды, чөнки авылның күп еллар элек агач чиркәүне клуб итеп яраклаштырылган бинасы файдалана алмаслык хәлгә килгән иде. Халык җыеннарында яңа клуб төзү кирәклеге турында мөрәҗәгатьләр даими рәвештә, күп еллар район җитәкчелегенә җиткерелеп торылды. Һәм менә узган ел клуб төзү мәсьәләсе "Авыл клублары" респуплика программасы нигезендә хәл ителә башлады.

Биредә яңа клуб нәкъ менә "Авыл клублары" республика программасы кысаларында төзелде. Төзелеш эшләрен "Спецстрой" ҖЧШ башкарды. Мәдәният учагы төзелеше өчен республика бюджетыннан 6 миллион 400 мең сум, җирле бюджеттан 800 мең сум акча тотылды. Шунысын да әйтик, соңгы елларда әлеге программа кысаларында районның Бохарай, Югары Пәнәче, Сармашбаш, Түбән Лоҗы, Иске Тәкмәк авыллары да күпфункцияле үзәккә ия булды. Поповка клубының проекты Түбән Лоҗы авылында сафка баскан күпфункцияле үзәк кебек. Бина 50 урынлык зал, директор, түгәрәкләр бүлмәләрен, санузелны үз эченә ала.

- Сөенечебез эчебезгә сыймый. Хыялыбыз тормышка ашты - клублы булдык. Безнең дә районның башка авылларында яшәүчеләр кебек үк заманча клубта рәхәтләнеп концерт-спектакльләр карыйсыбыз килә иде. Район җитәкчелегенә рәхмәт, авыл халкын сөендерделәр, - диде авыл өлкәне Нина Маклакова.

Поповкалыларның клуб өчен сөенүләре тикмәгә түгел, биредә талантлы халык яшәгән һәм яши. Әйтик, Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендеге татар дәүләт опера һәм балет тетры солисты Владимир Васильев һәм Чаллының "Болгар" ансамбле җырчысы Вера Васильеваның тамырлары Поповкада.

Шунысын да әйтик, әле бер генә ел эшләвенә карамастан, авыл халкы җирлек башлыгы эшчәнлегеннән бик канәгать, әби-бабайлар аңа рәхмәт әйтеп кенә тора.

- Поповкада 49 хуҗалык бар, 100гә якын кеше яши. Әлбәттә, аларның тормыш-көнкүрешен яхшырту - безнең бурычыбыз. Күп кенә проблемаларны хәл итү республика программалары хисабына ирешелә. Клуб төзелеше моңа ачык мисал. Бинаны төзүчеләр кыска срокларда төзеп бирделәр. Ул авылны ямьләп торачак, - диде җирлек башлыгы Руслан Хәбибуллин.

Клуб ачу авылда зур бәйрәм төсен алды. Бирегә авылның яше-карты килде. Тантанада район җитәкчелеге катнашты. Район башлыгы Разиф Кәримов авыл халкын сөенечле вакыйга белән тәбрик итте, клубны җиһазландыру өчен җирлек башлыгы Руслан Хәбибуллинга Татарстан Президентының бүләген - сертификат тапшырды.

- Без төрле программалар нигезендә, чиратлап, авыл җирлекләренең һәркайсында нинди дә булса социаль объектлар төзүне хәл итеп киләбез. Чират сезнең авылга да җитте. Төзүчеләр менә дигән мәдәният учагы төзеп бирде. Ул авыл халкына озак еллар хезмәт итсен, - диде район башлыгы.

Яңа сәхнәдә район сәнгать осталары зур концерт бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев