Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лариса Долгова Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең стипендиясенә лаек булган

Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәният һәм багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә 4 курста белем алучы Лариса Долгова Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең стипендиясенә лаек булган.

2017-2018 уку елында әлеге стипендияне Татарстаннан барлыгы 15 студентка гына билгеләгәннәр. Лариса исә КФУның Татар әдәбияты кафедрасында язылган эше өчен бу стипендияне алачак.

Лариса Долгова - уку алдынгысы, Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә тәрбия чараларында актив катнаша, диелә КФУ сайтында. Инде беренче курста укыганда ук фольклор практика вакытында Питрәч керәшеннәре авыз иҗаты буенча 220 биттән артык материал туплап, курс эше язган. Лариса фәнни-практик конференцияләрдә дә уңышлы чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев