Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Киң җәмәгатьчелек Илфак Шиһапов белән хушлашты (фото)

Кичә күренекле журналист, продюсер Илфак Шиһапов якты дөньядан китте. Ул үз фатирында, урын өстенә ятып вафат булган. Мәрхүм белән хушлашу чарасы бүген аның соңгы эшләгән эш урыны - "Шәһри Казан" газетасы редакциясендә булды.

Соңгы юлга озатырга килүчеләр арасында Илфак Шиһаповның озак еллар бергә яшәгән хатыны Илсөя Бәдретдинова, журналистлар, язучылар, сәнгать әһелләре, җырчылар белән беррәттән, гади халык та күп иде.

"Илфакның милли җанлы, олпат шәхес икәнен еллар узган саен гына тирәнрәк аңларбыз, - диде "Шәһри Казан" газетасы редакторы Гөлнара Сабирова. - Ул нинди генә жанрда иҗат итсә дә, йә елата, йә көлдерә иде, берәүне дә битараф калдырмады. Илфакның иң зур сәләте - кешене битараф калдырмауда. Илфак яшәргә ашкынды, шушы ашкынуы аны талкыткандыр да. Ялгышлары да бар иде. Ул үзенең хаталарын таныды, аңлады. 18 май көнне соңгы очрашуыбызда озак итеп сөйләшеп утырдык. Шунда да ул ялгышларын төзәтергә омтылыуын әйтте. Ходай аның бу хаталарын үзе кичерсен".

Илфак Шиһапов туган ягында - Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында җирләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Иштирәктә Илфакның 78 яшьлек әнисе - Асия апа яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев