Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр Яр Чаллы шәһәрендә кабат җырыу әйтәчәк

24 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында "Керәшеннәр җырыу әйтә" исемле зур концерт-кичә булачак.

Әлеге чараны республика керәшеннәренең Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов инде дүртенче тапкыр оештыра.

Быелгы "Керәшеннәр җырыу әйтә" проекты фестиваль буларак уздырыла. Узган елларда бөтен Россия буенча килгән керәшен фольклор ансамбльләре конкурс кысаларында көч сынашса, быел исә игътибар аерым җырчыларга юнәлтелә. Шулай итеп, чараның быелгы форматы буенча, фестивальдә бары тик чыгышлары белән керәшен булган җырчылар катнашачак һәм алар төрле җырлар башкарачак.

"Кемдер такмак әйтер, кемдер классика җырлар, бәлки, мәзәк сөйләүче дә, биюче дә булыр. Керәшен җыруларыннан кала, башка халыкларның иҗаты да сәхнәдән тәкъдим ителер. Шулай ук, узган 2012-2015 елларда "Керәшеннәр җырыу әйтә" конкурс-фестивалендә лауреат исеме алган "Ак каз"(Алабуга), "Кәләем"(Әлмәт районы, Кәләй авылы), "Карендәшләр"(Яр Чаллы) һәм башка ансамбльләр дә катнашачак",- дип хәбәр итә Виталий Агапов.

"Керәшеннәр җырыу әйтә" - 2015 ел

Шулай итеп, 24 ноябрь көнне Виталий Агапов кабат Яр Чаллы шәһәренә карендәшләрне җыя.

Программада: Георгий Ибушев, Лена Бичарина, Виталий Агапов, Лидия Әхмәтова, Винера Ганеева, Владимир Васильев, Елена Григорьева, Диляра Мироваева, Оксана Дмитриева, Григорий Сергеев, Олег Фазылҗанов, Валерий Шрыков, Алина һәм Азат Кәримовлар, Марина Карпова, Александр Игнатьев, Регина Павлова, Лариса Басыйрова, Алина Әхмәтшина-Майорова, Алина Давыдова, Эдуард Данилов, Вадим Шандыров, Света һәм Евгений Максимовлар, Татьяна Ефремова, Геннадий Григорьев, Вячеслав Митрофанов, Ольга Бачкова, Виктор һәм Владислав Агаповлар һәм башкалар.

Концерт-фестиваль 19.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев