Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбыч районы Мәлки авылында Әфган җирендә батырларча һәлак булган Валерий Волков истәлегенә милли көрәш буенча ярыш үткәрелде

Мәлкидә Әфган җирендә батырларча һәлак булган Валерий Волков истәлегенә милли көрәш буенча ярыш үткәрелде Әфган сугышы илебезгә бик күп югалтулар алып килде. Аннан 15 меңгә якын кургаш табут кайтты. Илле меңләп солдат яраланды, 312се хәбәрсез югалды. Исән кайткан егетләр мәңгелек төзәлмәс күңел ярасы алды. Республикабыз әфган сугышында типсә тимер өзәрдәй...

Мәлкидә Әфган җирендә батырларча һәлак булган Валерий Волков истәлегенә милли көрәш буенча ярыш үткәрелде

Әфган сугышы илебезгә бик күп югалтулар алып килде. Аннан 15 меңгә якын кургаш табут кайтты. Илле меңләп солдат яраланды, 312се хәбәрсез югалды. Исән кайткан егетләр мәңгелек төзәлмәс күңел ярасы алды. Республикабыз әфган сугышында типсә тимер өзәрдәй 257 егетен корбан итте. Кайбыч районыннан бу сугышта дүрт егетебез батырларча һәлак булды. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү максатында район үзәгендә әфганчылар истәлегенә һәйкәл ачылды, анда һәлак булган дүрт егетнең бюстлары урнаштырылды.

Әфган җирендә батырларча һәлак булган Мәлки авылы егете Валерий Волков истәлегенә милли көрәш буенча ярыш үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Әлеге турнир Татарстан Республикасы Президентының документлар белән идарә итү һәм контроль идарәсе начальнигы булып эшләүче, Валерийның бертуган абыйсы Александр Волков инициативасы белән 2013 елда башланып киткән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аны оештыруда төрле яклап ярдәм күрсәтә. Чөнки районда патриотик тәрбия иң мөһим мәсьәләләрнең берсе, халык үз батырларын онытмаска тиеш.

Быелгы турнирны район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров ачып җибәрде:

- Әфганчы Валерий Волков истәлегенә ярышның февральдә үткәрелүе очраклы гына түгел, чөнки бу айда Совет Кораллы Көчләре Әфганстан җиреннән чыгарылган. Бишенче елын үткәрелүче бәйгенең максаты - якташыбызны искә алу, үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү. Без үз геройларыбызның якты истәлеген кадерләп сакларга тиеш, аларның исемнәрен буыннардан-буыннарга җиткерергә кирәк. Әлеге турнирда катнашучы авыл җирлекләре командаларына, аның спонсорлары - "Дубрава" җәмгыятенә, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыятенә олы рәхмәтемне җиткерәм. Районда спортның милли көрәш төрен үстерүдә зур өлеш керткән тренерларга да рәхмәтебез зур, - диде ул.

Бәйгегә чәчәктәй яшь гомере вакытсыз өзелгән әфганчының авылдашлары да килгән иде.

- Мин Валерий Ивановичны 1977-1978 елларда сигезенче класста татар теле һәм әдәбиятыннан укыттым. Тырышып, яхшы билгеләргә генә укыды, ачык дәресләр, КВНнар, фән атналыклары үткәрелгәндә үзенең активлыгы белән аерылып торды. Гел яхшы фикерләр генә калдырып китте ул үзе турында. Классташлары белән дус булды, һәркемгә үрнәк иде. Спорт белән шөгыльләнде, шуңа да физик яктан нык иде, - диде Мәлки мәктәбенең ветеран укытучысы Вера Яковлева.

Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов та яшьлек дусты турындагы хатирәләрен яңартты.

- Валерий белән без Иске Тәрбит урта мәктәбендә параллель классларда укыдык. Ватан сакчылары көне уңаеннан оештырылган "Ягез әле, егетләр!" бәйгесендә аның белән штанга күтәрүдә ярышырга туры килде. Ул ябык, озын буйлы, ә мин, киресенчә, буйга аннан кечерәк. Кечкенә буй белән штанга күтәрү күпкә җиңелрәк булса да, ул җиңде. Ныклы ихтыяр көчле иде ул. Аның дошманнар кулыннан һәлак булуына әле дә йөрәк ышанмый, искә төшсә, йөрәк өзелеп киткәндәй була.

Әфганстандагы сугышта Мәлки авыл җирлегеннән унбер егет катнашкан: Станислав Маланьев, Валерий Волков, Валерий Поляков, Владимир Лебедев, Николай Козлов, Павел Иванов, Валерий Шпаков, Сергей Козлов, Петр Лазарев, Николай Тараканов һәм Юрий Петров. Араларыннан Валера гына интернациональ бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган. Ул "Батырлык өчен медале", үлгәннән соң "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән. Сергей Козлов белән Валерий Шпаков канкойгыч сугыштан исән-имин әйләнеп кайтсалар да, гомерләре тыныч тормышта фаҗигале төстә өзелгән.

Бу көнне көрәш берүк вакытта ике келәмдә барды. Укучылар арасында көрәш 29-60 һәм 60 килограммнан артык, ә ир-егетләр арасында 65-80 һәм 80 килограммнан артык үлчәү авырлыкларында узды. Бил алышуны яшь спортчылар башлап җибәрде. Район оешканнан бирле милли көрәш буенча дан тоткан Кече Мәме авылыннан яшь көрәшче Виктор Самарский үз үлчәү авырлыгында җиңүче булды. Ул ике ел элек узган бәйгедә дә җиңгән иде, быел да сынатмады. Узган ел бу ярыш билгеле сәбәпләр аркасында үткәрелмичә калган иде. Әлеге ярышларда Кече Мәме укучылары да, авыл җирлеге командасы да элек тә җиңә килде. Быел да ике командалары да беренче урынга чыкты һәм күчмә кубокка лаек булды. Бу мәктәпнең физкультура укытучысы Сергей Козин һәм милли көрәш буенча тренер Владимир Токсаровның тырышлыгы нәтиҗәсе.

Келәм хуҗалары - Мәлки көрәшчеләре дә элек-электән милли көрәш буенча районда дан тотты. Авыл мәктәбендә озак еллар физкультура укыткан Артем Козлов милли көрәшне үстерүгә зур көч куйган шәхес. Укучыларының район Сабантуенда батыр калган еллар да булды. Хәзерге вакытта аның эшен Александр Галкин уңышлы дәвам итә. Бу ярышта укучылары да, авыл җирлеге командасы да икенче урынга чыкты. Кошман авылында да нык беләкле көрәшчеләр күренә башлады. Алар да район, зона күләмендә үткәрелгән ярышларда призлы урыннар яулый . Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллинның авылдашларын спортның бу төренә тартуының матур нәтиҗәсе бу. Динар үзе дә район Сабантуе батыры. Тырышлыгы бушка китмәгән, укучылары да, авыл командасы да - өченче урында. Быел призлы урыннар яулаучылар арасында Олы Подберезье мәктәбе укучыларының да булуы куандыра.

Юрий Михайлов әйтүенчә, әлеге турнир республикада милли көрәш буенча үткәреләчәк ярышларга иң көчле спортчыларны сайлап алу мөмкинлеге дә бирә. Җиңүчеләргә Алексей Макаров, "Дубрава" җәмгыяте директоры Юрий Осипов, авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков истәлек медальләре, Мактау кәгазьләре, акчалата бүләкләр тапшырды. Валерий Волков истәлегенә бишенче ел үткәрелгән ярышның җиңүчеләре арасында яңа исемнәр дә бар. Аларга киләсе ярышларда да уңышлар теләп калыйк.

Мингазиз Сөнгатуллин,

автор фотолары

"Кайбыч таңнары" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев