Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Калинино авылында изге чишмәне яңарттылар

Районның ике авылында төзекләндерүдән соң чишмәләр ачылды. Узган пәнҗешәмбе көнне Мәләкәс авыл җирлегенә кергән Калинино авылында чишмә ачу тантанасы үтте. Якшәмбе көнне Биклән авылында "Сабан туе чишмәсе" яңартылды. Калининодагы чишмә авыл халкының үз исәбеннән - үзара салым акчасыннан ремонтланса, Бикләндә төзекләндерүгә ярдәм итүче иганәче табылды, дип хәбәр итә "Якты юл"...

Районның ике авылында төзекләндерүдән соң чишмәләр ачылды. Узган пәнҗешәмбе көнне Мәләкәс авыл җирлегенә кергән Калинино авылында чишмә ачу тантанасы үтте. Якшәмбе көнне Биклән авылында "Сабан туе чишмәсе" яңартылды. Калининодагы чишмә авыл халкының үз исәбеннән - үзара салым акчасыннан ремонтланса, Бикләндә төзекләндерүгә ярдәм итүче иганәче табылды, дип хәбәр итә "Якты юл" газетасы.

Калининода чишмә ачу икеләтә бәйрәм булды: тантана 21 сентябрьгә - Иисус анасы Изге Мария туган көнгә туры килгәнлектән, әлеге йоланы да билгеләп үттеләр. Чишмәне дә шул исем белән - Иисус анасы Изге Мария чишмәсе дип атадылар.
Бу чишмәне элек Калининода кое дип йөртә торган булганнар. Чөнки суны биредә коедагы кебек чиләк белән чумырып алганнар. Реконструкциядән соң да чишмәнең шушы үзенчәлеген саклап калдырганнар. Әлеге чишмә - авыл өчен изге урын. Ул Калининоның уртасында - авыл урамын бүлеп аккан елга буенда урнашкан. Ир-атларны сугышка озатканда да авыл халкы шунда килә торган булган. Фронтка китүчеләр чишмә янында кулъяулык бәйләп калдырганнар. Армиягә китүче егетләр дә чишмә белән саубуллашмый калмаган, аларның да чигелгән кулъяулыклары биредә урын алган. Чишмә ачу тантанасында авылның иң өлкәннәре - Анна Виссарионова һәм Николай Соловьев тарихның шушы мизгелләренә тукталдылар.
Чишмәне реконструкцияләү башлангычын бар Калинино халкы күтәреп алган. 2017 елның үзара салым акчасын нәкъ менә шушы эшкә тотарга булганнар. Шулай итеп, авыл кешесеннән җыелган 15 мең 150 сум һәм шуңа өстәп дәүләттән бирелгән 60 мең 600 сум акча шушы максатка тотылган. Барлык эшләрне «Тукайводоканал» оешмасы башкарган. Чишмә өстенә чатыр да урнаштырганнар. Ул гади генә түгел - гөмбәзле. Ә эчтә Изге Мария сурәте. Гөмбәзне Калинино халкына «Тукайводоканал» предприятиесе директоры Григорий Петров бүләк иткән. Мәрмәрдән эшләнгән Изге Мария сурәтен исә Николай атакай алып кайткан.
Кече авыл халкы гадәттә бер йодрык булып яшәргә гадәтләнгән. Калининода да шушы сыйфат күп еллар дәвамында сакланып килә. Бүген авылның үз активистлары бар. Алар - Юрий Шаймаков, Михаил Мартемьянов, Иван Виссарионов - чишмәне төзекләндерүдә дә төп башлап йөрүчеләр булганнар.
Чишмә ачылу тантанасында район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Ирина Кузнецова калининолыларны бәйрәм белән котладылар, үзара салым җыюда актив катнашып, акчаны шундый файдалы һәм изге эшкә тотканнары өчен рәхмәт белдерделәр. Николай атакай илгә-көнгә изгелек теләп келәү уздырды.

Мәләкәстән килгән «Питрау» фольклор ансамбле үзешчәннәре үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Чишмә янында чәй өстәле дә әзерләнгән иде. Авыл халкы самавырда кайнаган хуш исле чәй эчеп, рәхәтләнеп аралашты, бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сорашты. Чишмә ачу тантанасы, шулай итеп, Калинино өчен үзенчәлекле һәм матур бер бәйрәм булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев