Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәткә – хөрмәт

Мамадыш районында авыл җыеннары узды. Шундыйларның берсе - Мамадыш районы Усали авылы культура йортында үткәрелде.

Алты авылны берләштергән Усали җирлеге җыенында районыбыз башлыгы Анатолий Петрович Иванов үзе катнашты. Авыл җирлегендә башкарылган уңай эшләр белән беррәттән проблемаларны да уртага салып сөйләштеләр. Җирлеккә кергән керәшен авылы Владимирдан, күпчелеген керәшеннәр тәшкил иткән Дружба посёлогыннан да вәкилләр бар иде. Һәрвакыттагыча җыелышның иң күңелле өлеше - тырышларны, хезмәт сөючеләрне бүләкләү булды. Алар арасында Усали урта мәктәбенең автобус водителе булып эшләүче Николай Васильевич Петров та бар иде. Районыбыз башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе аның мәктәп укучылары өчен куйган хезмәтен бәяләү дип уйлаган идек. Тик бу юлы бүләкләнүнең эчтәлеге башкада булып чыкты.

сулдан уңга - А.И. Зыятдинов, Н.В.Петров, А.П.Иванов.

Январь аеның кырлач суыгында, 19-ы көнне, Качмануны зурлап бәйрәм итү Владимирда традициягә әйләнеп китте. Албай, Колышчы, Урманчы, Югары- Түбән Әрнәшләр җыелып, ел да Качмануга килә. Ә аның оештыручысы, часовнясын төзүне башлап йөрүчесе - Николай Петров. Җирлек башлыгы Альмир Имаметдинович Зыятдинов белән берлектә священник белән сөйләшеп, аны китертү җаен да, гармунчы-җырчыларны оештыруны да барлыйлар. Быел да бәйрәмне Колышчыдан килгән Раиса һәм Борис Усачёвлар ямьләндерде, суны Урманчы чиркәве священнигы отец Михаил аруландырды.

Суга чумып чистарынучылар саны да елдан ел арта бара. Авыл кибетендә эшләүче хатыны Ольга, туганнары - социаль работник Эльмира Данилова килгән халыкны тәм-том, яңа пешкән коймак, самавырдан агып торган кайнар чәй белән сыйлады. Күршеләре Владимир Тупаев бер-бер артлы самавырларны өлгертеп кенә торды. Сату-алу юк биредә. Һәркем күчтәнәчен үзе кыстырып килә икән. 2-3 өстәл зурлыгындагы мул табын - кунакчыллык, күмәклек, юмартлык билгесе.

Быел беренче мәртәбә Качмануга кайткан Татарстанның халык артисты Георгий Мефодиевич Ибушев та: "Бу хәтле күңелле була торгандыр дип уйламый идем. Зур бәйрәм икән бит бу!"- диде эмоцияләрен яшермичә. Ә халык аны җырлатмыйча җибәрми инде. Озак еллар "Туганайлар" газетасында эшләгән, хәзер Колышчыда яшәүче Валентина Петровна Максимова: "Вәт булдыралар икән бу владимирлылар, молодцы, шәп җегетләрегез бар икән!"- дип сокланды. Кама урман хуҗалыгы лесничие Сергей Ильич Сапурин: "Элек шушы су буенда мунчалар тезелеп киткән иде. Шушы бәйрәмдә генә булса да кереп чыгарга бер мунча булса, шәп буласы икән, уйларбыз әле без моны", - дип китте.

Аталы- уллы Василий һәм Николай Петровларның су буенда часовня төзү идеясен Владимир егетләре, спонсорлар- Динар Пасыев, Евдокия Бахрова, бертуган Аксаковлар, туганнан туышканнар - Алик һәм Сергей Сапуриннар хуплап алган, үз ярдәмнәрен күрсәткән.

Авыл кешләре - Петков Владимир, Долгов Павел, Абдряшев Михаил, Ибетеев Николай, Ибушев Михаиллар (авылда икәү алар), Ильин Сергей, Кучтраев Виталий, Нислин Владимир, авыл кияүләре Макаров Анатолий, Попов Николайлар төзелеш эшләрендә булышкан. Часовняга тәре почмагын Лиза түти Уряева чигеп куйган. Шушы кешеләрне һәм эшләрне оештыручы Петровларга авыл кешеләре чиксез рәхмәтле. Алты авылны берләштергән Усали җирлеге җыенында Николай Петровны әнә шушы хезмәте өчен хөрмәтләделәр.

Анатолий Петрович Иванов, районыбыз башлыгы, Николай Петровка Рәхмәт хатын тапшырганда болай диде: "Авылны сезнең кебек тырыш егетләр яшәтә. Николай хезмәттән курка торган егет түгел ул. Абзары тулы эре малы, эшкәртергә җире, эшләргә техникасы бар аның. Владимир авылы кешеләре: "Булышырга, ярдәм итәргә генә тора ул", - диләр аның турында. Николай кебек егетләр күпләргә үрнәк. Халык йолаларын саклап, шушындый зур бәйрәмнәр оештырып, халыктан рәхмәт ишеттерүең өчен зур рәхмәт сезгә. Алга таба да матур эшләрегездә зур уңышлар телим."

ЛИДИЯ ПАСЫЕВА,

Мамадыш, Усали.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев