Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Дөнья түгәрәк!

Хөрмәтле "Туганайлар" газетасы редакциясе! "В контакте"социаль челтәрендә Дания Газизҗанова исемле бер ханым белән таныштым.

Балык Бистәсе районы Ямаш авылында яшәүче бу апа "стена"сына матур-матур шигырьләр язып куя. Үзе безнең Усали җирлегенә керүче Дружба поселогында туып-үскән икән. Минем Владимир авылы турындагы язмаларыма, фотоларыма "миңа ошый" тамгасына да басмый калмый. Аралаша торгач, аның әнисенең Владимир кызы икәнлеген белдем. "Туганнары кемнәр, авылда кемнәре бар?" - бу сорауларны бирми калдыра калмыйм бит инде. Җавап ишеткәч, аптыравымның чиге булмады: минем дә туганым булып чыкты ул. Ә без туганнар икәнебезне дә белмичә аралашып ятабыз икән. Марҗый түти кызы Даниянең шигырьләрен үз газетабызга да тәкъдим итеп карарга булдым.

Лидия ПАСЫЕВА,

Мамадыш районы, Усали авылы

АЛСУ АЛМА БУЛЫР ИДЕМ...

Алсу алма булыр идем

Кояш сипсә нурларын.

Өзелепләр төшәр идем,

Әгәр сузсаң кулларың.

Аллы-гөлле чәчәк булып,

Болында үсәр идем.

Кичке назлы җилләр белән

Хуш исләр өстәр идем.

ДУСТЫМА

Күз алдымнан китми зәңгәр күзең,

Ай нурларын җыйгандыр йөзең.

Шат күңелле булгангамы әллә

Бик ягымлы күренәсең үзең.

Бер сүзсез аңлыймдыр үзеңне

Күзәтәм елмайган йөзеңне.

Беркайчан да яшь капламасын

Күк зәңгәрен җыйган күзеңне.

Авырмыйча, сыкранмыйча узсын

Берүк синең барыр юлларың.

Ак бәхетләр генә китерсеннәр

Картлыгыңда синең улларын.

УЗА ГОМЕР

Уза гомер, ага сулар,

Тик кирегә кайтмый ла.

Сулган чәчәк тиз коела,

Кабат чәчкә атмый ла.

Уза гомер, уза еллар,

Сырлар кала маңгайда.

Яшьлек кире кайтса әгәр

Менәр идем айга да.

Уза гомер, ява карлар

Җиргә түгел, чәчләргә.

Картлык дигән яман нәрсә,

Комачау итмә яшәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев