Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Быел Җөридә Питрау буламы?

2017 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Президентының республикада "Сабан туе бәйрәмен уздыру көннәре турында"гы указы дөнья күрде.

Указ нигезендә быел татар халкының милли бәйрәме республиканың район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 1-2 июльдә; Чаллы шәһәрендә - 8 июльдә; Татарстан башкаласы Казанда Питрау атнасында - 15 июльдә узачак. Питрауны алдан ук 15 июльгә планлаштырган мамадышлылар һәм керәшен җәмәгатьчелеге алдында сорау килеп туды. Ни өчен дигәндә, мамадышлылар күп еллар инде, башкала Сабантуенда үз эченә зур милли программа алган "керәшен авылы" коралар.

Фикер алышканнан соң, бу ике зур чараны "аерырга" карар кылынды. Нәтиҗәдә, Мамадышта узучы "Питрау" республика керәшен мәдәнияте фестивале быел 14 июльдә, җомга көнне кичен булачак. Ә башка керәшен авылларында Питрау, Сабантуйлар белән тәңгәл килеп, көнендә узар, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев