Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены. Пасыев Иван Владимирович

Иван Владимирович Пасыев. (1911-1941)

Татарстандагы 400 меңгә якын хәбәрсез югалганнар арасында бабам Иван Владимирович Пасыев та бар.
Бабамны әтием Семён Иванович та хәтерләми. Әтисе сугышка киткәндә яшь ярымлык кына булып кала ул. Әбинең сөйләгәннәре буенча, сугышка чыгып киткәндә яңадан борылып, әтине өскә чөеп, үбеп чыгып киткән ул. Бүтән әйләнеп кайтмасын да, соңгы күрешү икәнен дә сизгән, күрәсең. Әбием Аннаның: "Беренчеләрдән булып, безнекеләрне алдылар. Сугышка китәсе хәбәр килгәч, төне буе баз эшләде. Таш базыбыз шул ясап калдырган. Башлаган эшен төгәлләми калдыра торган кеше түгел иде", - дип сөйләгәнен хәтерлим. "Хәтер китабы"нда аның 1941нче елның июлендә киткәнлеге язылган. Күрәсең, сугыш башланып, атна- ун көн үткәч алганнар аны сугышка. Хәбәрсез югалганнар исемлегенә 1941нче елның декабрендә үк кергән.
Әбием Анна 4 бала белән кала. Олысы Григорийга ун, кечкенә Семёнга яшь ярым була. Арада Марина, Агафья исемле кызлары үсеп килә. Сугышта калган Иван бабамны хәтерләүчеләр: "Нәкъ Григорий дәдәң төсле иде ул", - диләр иде.
Бабамның өй җиткерергә дигән хыялы да тормышка ашмый. Әби 4 баласы белән кечкенә генә салам түбәле өйдә яшәп кала. Бездә бабайның үз куллары белән ясалган кечкенә агач сандыгы саклана. Истәлеккә хәтта фотосурәте дә сакланмаган. Бәлки булмагандыр да.
Иван бабам патша армиясе солдаты, беренче бөтендөнья сугышы сугышы ветераны малае була. Аның бертуган Дмитрий дәдәсе 1937нче елгы репрессия корбаны. 1989нчы елда реабилитацияләнә. Энесе Николай капитан званиесендә минрота командиры булып, Ленинград фронтында сугыша. Сугыштан соң Владимир мәктәбендә укыта, озак еллар әлеге мәктәпнең директоры була. Бертуган кызлары- Анна белән Матрёнаны да сугыш тол калдырган.
Бабамның кайда вафат булуы, кайда җирләнүе мине дә бик кызыксындыра. Белешмә алырга теләп, бик күп җирләргә хат-мөрәҗәгатьләр яздым. Ләкин җавап бер: "Билгесез югалган. Әлегә бер хәбәр дә юк. Өметне өзмик, яңалык булуга, хәбәр итәрбез"...
Лидия ПАСЫЕВА,
Мамадыш, Усали.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев