Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ару гына торасызмы?

Александр БАШИРОВ, "Дизайнстройцентр" төзелеш фирмасы директоры:

Ару гына торабыз, православный буларак, Ходайга шөкер, дим. Әлегә төзелеш буенча заказлар бик юк. Моңа кадәр Мөштәри урамында поликлиника ремонтладык, Меховщиклар урамында административ бина төзелешен төгәлләдек. Үземнең өстә тора торган зур төзелеш - Иванай авылы чиркәве дә бар бит әле. Аның инде түбәсен яптык, тәрәзәләрен куйдык, атна-ун көннән ишеге дә булыр дип торабыз.
Ата-бабаларым шушы авылдан минем. Дүрт ел элек, чиркәү төзелешенә тотыныр алдыннан, бер танышым миңа: "Шундый зур, җаваплы эшкә тотынганчы, башта яхшылап уйла, кирәкме ул сиңа?" - дигән иде. Шул сүзләр гел истә, кайта-кайта уйланам. Уйлаган саен, ныграк ышана барам: бу миңа кирәк, бик кирәк! Кешегә дә кирәктер, дигән өмет белән эшлим. Бүген кирәк булмаса, иртәгә кирәк булыр, дим. Болгавыр заманада яшибез бит, берләшергә, иманга кайтырга, чистарынырга вакыт.
Шәхси тормышымда барысы да әйбәт, быел бишенче оныгым туды.
Ходайдан дүрт әйбер сорыйм - лаеклы итеп яшәрлек зиһен, чиркәүне торгызырлык иман көче, бу тормыштагы бурычларымны түләп бетерү өчен эш, Ходайга җараулы эшләр кылу өчен сәламәтлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев