Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ак каз” 30 яшьлек юбилеен гөрләтте ФОТО

28 октябрь көнне Алабуга мәдәният йортында "Ак каз" керәшен халык фольклор ансамбле 30 яшьлек юбилеен зур концерт белән гөрләтеп уздырды.

Бәйрәмгә тирә-як район-шәһәрләрдән керәшен җәмгыятьләре, фольклор коллективлар, кунаклар чакырылган иде. Юбилярларны котлап, Казан шәһәреннән республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә әлеге чарага барды.

Концерт программасы "Ак каз"ларның "Җиләкле Питрау" йоласы күренеше белән башланып китте. Бәйрәм Түбән Кама, Яр Чаллы, Мамадыш һәм Менделеевск шәһәрләреннән, шулай ук, Удмуртия республикасының Грахов районыннан килгән керәшен җәмгыятләренең котлау сүзләре һәм кунак фольклор ансамбльләрнең матур чыгышлары белән үрелеп барды.

Алабуга шәһәренең Сәнгать һәм мәдәният колледжы һәм Мәдәният сарае җитәкчеләре дә "Ак каз" ансамбле белән тыгыз элемтәдә торуларын искәртеп киттеләр. Галим, фольклорчы Геннадий Макаров "Ак каз"ның бай репертуары һәм республика мәдәниятендә лаеклы урыны бар дип, билгеләп үтте.

Республика керәшен иҗтимагый оешмасының Алабуга бүлеге җитәкчесе Николай Мельников "Ак каз" ансамбле коллективына бүләкләр тапшырды. Алабуга шәһәрендә керәшен культурасын үстерүдә зур көч куйган һәм оештырылучы чараларны тормышка ашыруда ярдәм итүче спонсорларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Бәйрәм кичәсеннән фоторепортаж бирәбез. Тулырак материал тиздән сайтыбызда чыгачак. Шулай ук, газетабызның киләсе саныннан да укый аласыз.

Юлия ГУБИНА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев