Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

1 октябрьгә кадәр соцпакет яки акчалата алуны хәл итәргә кирәк

Бүген Татарстанда 342607 федераль льготачы яши. Аларга закон тарафыннан, соцпакеттан файдаланып, бушлай даруларга ия булу яки, аннан баш тартып, 807,94 сум күләмендә акчалата компенсация алу хокукы бирелә. 1 октябрьгә кадәр льготалардан (ташламалардан) файдаланучылар соцпакет яки акчалата алуны хәл итәргә тиешләр.

Канун нигезендә, алар үзләренә нинди ярдәм ысулы кирәклеген сайлый ала. Алар бушлай дару алу мөмкинлеге, ягъни социаль пакеттан файдалана ала. Социаль пакет тулы күләмдә бушлай дару алу мөмкинлеген бирә. Катлаулы авырулар (онкология, шикәр авыруы, бронхиаль астма, ревматоидлы полиартрит һ.б.), кагыйдә буларак, зуррак чыгымнар сорый һәм унар, хәтта йөзләгән мең сумга төшә. 114 902 татарстанлы бушлай дару алырга булган, дип хәбәр итә республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Яңадан социаль пакет алуны торгызу өчен гариза белән 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бушлай дарулар алган кешеләргә Пенсия фонды бүлекчәсенә барып йөрүнең кирәге юк.

Федераль бюджет акчалары исәбеннән гамәлгә ашырылган әлеге программа 2005 елдан эшли. Ташламадан сугыш инвалидлары һәм анда катнашучылар, инвалид балалар, барлык төркем инвалидлар, блокадада булучылар һ.б. файдалана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев