Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы көн алдыннан среда көнне керәшеннәр «үлеләр мунчасы» яга

Быел ул 12 апрельгә туры килә

Керәшеннәр - мәҗүсилек белән нык бәйләнештә булган халык. Гасырлар узса да, борынгыдан ук үтәп килгән йолалар бүген дә саклана. Чиркәү, исә, мәҗүси йолаларга каршы, Ходайыбыздан кала башка нәрсәләргә (Җиргә, Күккә, Кояшка, Агачларга һ.б.) табынырга кушмый. Ә керәшеннәр, дингә кадәр үк, боларның барысын да кадерләп, алардан көч алып, тау итеп (рәхмәт әйтеп) яшәгән. Керәшеннәр мәҗүси йолаларның чиркәү кануннарына туры китереп үтәүләре белән дә, башка халыклардан нык аерылып тора, бик үзенчәлекле. Болар барысы да - безнең культура, яшәү рәвеше. 

Пасха алдыннан үлеләр мунчасы ягу йоласын бүгенге көндә Татарстан керәшеннәрендә дә, Нагайбәк һәм Бакалы да яшәүче карендәшләребез дә үтәп бара.
Бу көнне мунча ягыла. Дөнья кешеләре кояш баеганчы юынып бетәргә тиешләр. Өйдәге һәркем мунча кереп беткәч, мунчаны юып чыгаралар. Эссе салып, тазларны, чүмечләрне чайкап, аларга талымлап су салып калдыралар. Элгәре, шампуньнар юк чакта, каен көленнән селте ясап, анысын аерым таз белән куя торган булганнар. Яңа, башланмаган сабын калдырырга кирәк, тотылганы ярамый. Чиста бистәрләр элеп куялар. Шулай әзерләп бетергәч:

“Бездән көткәннәр, бездән өмет иткәннәр, килегез, юыныгыз”, - дип әйтеп, ишекләрне ябып чыгалар.

Кире керергә ярамый. Мунчаны икенче көнне генә җыештырып алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев