14 июль 2018 яңалыклары
-
Керәшен җәмгыяте җитәкчесе Иван Егоров карендәшләрне “Питрау” бәйрәме белән котлады
Шушы минутларда Мамадыш районының Җөри авылында унтугызынчы тапкыр “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале гөрли
-
Хуҗа Хәсән авылында Питрау бәйрәме узды
Безнең керәшен халкында кичке уеннар Тройсын – Питрау бәйрәмнәре арасында барган. Питрау бәйрәме җиткәч халыкта “Питрау үтә – җәй үтә”, “Питраудан соң кошлар да сайрамый” дигән әйтемнәр йөри
-
Мишә буйлап иделгә (Повестьтан өзек)
Карендәшебез Павел Апушев 1938 елның 18 июлендә Питрәч районының Әлбәден авылында туа. Өч яшенә җиткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Әтисе сугышка китә һәм һәлак була, әнисе биш бала белән кала. Җидееллыкны тәмамлаганнан соң, Шәле авылы мәктәбенә йөреп укуын дәвам итә. Үз ягының хозур табигате аны бик яшьләй сихерли, шигъри җанлы итеп тәрбияли. Әтисенең сугыш кырында ятып калуы бу тойгыны тагын да көчәйтә. Шул вакытта ул әдәби иҗат белән мавыга башлый. Беренче статьялары район газетасы битләрендә дөнья күрә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Павел алты ел колхозда эшли. Соңрак Казан педагогика институтына читтән торып уку бүлегенә керә. Укыган елларда ук туган авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Бу вакытта инде аның шигырьләре һәм хикәяләре республика басмаларында да урын ала башлый. Аның һәр әсәре туган ягы, кешеләре турында. Быел аңа 80 яшь тулган булыр иде. “Сукмагым”(1971), “Мишә буйлап – Иделгә” (1998 ), “Питрәч – безнең туган җир” (2000) китаплары авторы. Авылдашы Советлар Союзы Герое майор Петр Михайлович Гавриловка багышлап язылган “Мишә буйлап – Иделгә” повесте — иң уңышлы әсәрләренең берсе. Петр Гаврилов турында матбугатта аз язылмаган, ләкин аның балалык, яшьлек еллары турында авылдашы Павел Апушевтан да остарак язучы юктыр, чөнки ул Герой йөргән сукмакларны таптаган, Герой иңләгән Мишәдә су коенып үскән. Бары да аңа якын, бары да күңел түрендә. Бу әсәр керәшеннәрнең яшәү рәвешен, сөйләм үзенчәлеген саклап, гореф-гадәтләрен оста сурәтләве белән дә кыйммәтле.