Җәйнең кыл уртасы
Питрау үтте,
димәк, җәйләр бетте,
Болыннарга сары йөгерде,
Бу тормышның
Питраулары үтте,
Кыл урталай бүлеп
гомерне.
Бу юлларны мин үземнең 1972 елда басылып чыккан "Җәйләр җитсә" дигән шигырь китабыннан алдым. Аларны язганга да егерме ел үткән... Күрәсең, әле бик үк ныгып өлгермәгән шагыйрә булуыма карамастан, инде ул вакытта ук кеше...