“Нур”лар Новгородка җыена
Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында күп еллар эшләп килүче "Нур" халык фольклор ансамбле Питрау узуга Түбән Новгород якларына җыена.
25 июль көнне Новгородта милли бәйрәм - Сабантуй уздырыла. Анда Татарстаннан да бик күп артистлар, үзешчәннәр катнашуы көтелә. Россиякүләм Сабантуйларда ансамбльнең әле катнашканы юк, бу аларның беренче тапкыр чит регионга...