"Моң булып кайтсын җырларым"
Китсәм сагынам,
Кайтсам назлыйм
Зәй буе әремнәрен.
Әрсез диеп, әремнәргә
Нахакка бәрелгәнмен.
Бу сүзләрне туган җирен, туган авылын өзелеп яратучы, җырга моңга бай кеше генә яза аладыр. Сүзем якташым, туганым, керәшен сәнгатен үстерүгә, аның гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш керткән Геннадий Максимов турында.
Ул хәзерге вакытта гаиләсе белән Казанда яшәп иҗат...