Туганайлар

Татарстан

18+
Бөек Җиңүгә - 80

Зәйдән 95 яшьлек Евдокия Лукина: «Озын гомеремнең сере - хезмәт яратуда»

Евдокия Лукина Югары Баграж авылында туып үскән. Сугыш беткәндә җиденче классны тәмамлаган була.

Евдокия Лукина ул көнне әле дә хәтерли.

«Бу көн безгә балаларга, бәйрәм булды. Ә әти-әнигә алай түгел шул, бердәнбер уллары Игнат сугышта үлеп калды. Алар бик кайгырдылар», — дип искә ала Евдокия әби. 

Ул Алабуга педагогика училищесын тәмамлап, Федот авылында урнашкан балалар йортына тәрбияче булып эшкә урнаша. Биредә сугыштан кайткан хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары, Туңылҗа егете Василий белән танышып гаилә коралар. Аннан Лукиннар гаиләсе Иске Зәйгә күченеп килә, биредә йорт салалар. Василий — хокук саклау органнарында, Евдокия исә ак чиркәүдә урнашкан типографиядә текст җыючы булып эшли. 

— Мине 1955 елда «Кызыл Зәй» газетаның баш редакторы Кәрим Кәнәфин эшкә алды. Ул еллардагы язмалар әле дә хәтеремдә. Көннәр буе аягөсте торып, билләргә төшә иде. Газета дүрт битле, һәр бит саен бер җыючы, без — дүрт хатын-кыз текстларны җыйдык. Текстларны машинкаларда җыя идек, әгәр дә бер генә хата китсә дә, барысын да яңадан эшләргә туры килә. Шуңа күрә мондый эшкә грамоталы кешеләрне генә алганнар. Мин һәрвакыт укырга яратканлыктан, һөнәри осталыгым да, хәтерем яхшы булуы да шуңа бәйледер дип уйлыйм. Минем бөтен тормышым диярлек хәрефләр, текст документлары туплау һәм җыю белән бәйле, — дип типографиядә хезмәт куйган елларын искә ала Евдокия Степановна.

12 мартта аңа 95 яшь тулды. «Озын гомеремнең сере хезмәт яратуда, сугыш елларында үлән, алабута ашауда, яшь вакытта алган «витаминнар» миңа гомерем буена җитәрлек» дип елмая ул. 

— Ярый әле әниебез бар. Инде үзебез дә өлкәнәеп, оныклар тәрбияләсәк тә, һаман әни җылысы, аның ягымлы карашы кирәк. Арабызда озак яшәсен әле, — ди кызлары Венера белән Вера.

Клара Ермолаева, Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев