Зәй районыннан 96 яшьлек Ксенофонт Антонов: «Үлән ашау ачлыктан коткарды»
Зәй районының Зичәбаш авылында яшәүче, олы тормыш юлы үткән Ксенофонт Константинович Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан сугыш турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Сугыш башланганда Ксенофонт дәдәйгә 12 яшь була. Авылда төп эшче куллар булып балалар, яшүсмерләр кала. Ирләрен, улларын фронтка озаткан аналарның уң куллары, колхозда, гаиләдә бар эшне башкаручы була алар. Ксенофонт Константиновичка тормышның ачысын-төчесен байтак татырга туры килә.
— Миңа 5 яшьләр иде. Баскычта уйнап утырам. Ишегалдына җигелгән ат керде дә сез кулаклар, өегездәге бар әйберне төяп алып китәбез, диләр. Атны, сыерны алып чыгып киттеләр. Бу вакытта Андриян дәдәм армиядә, Киргизиянең Ош шәһәрендә хезмәт итә иде. Хәрби частька запрос ясаганнар, ничек кулак баласын Совет Армиясенә алганнар дип. Ә армиядән ул бик яхшы хезмәт итә, сез җибәргәнегез, бу инде сезнең хата, дип хәбәр килгән. Шулай итеп, Андриян дәдәйнең яхшы хезмәт итүе нәтиҗәсендә без кулак дип танылудан котылып калдык, — дип искә ала Ксенофонт дәдәй.
Аның дүрт дәдәсен сугышка алалар. Икесенә туган якларга кайту насыйп булмый. Җиңүне якынайтыр өчен тылда балалар, яшүсмерләргә дә күп тир түгәргә туры килә.
— Сугыш башланганда 12 яшьлек малайлар идек, шул көннән эш арбасын җигелеп тарта башладык. Колхозда төрле эшкә йөрдек: чәчү дә чәчтек, урдык-суктык та, икмәк тә ташыдык. Авыр вакытлар иде. Аякка, өскә кияргә юк, ашау такы-токы. Үлән ашау ачлыктан коткарды, — дип сөйли ул.
Җиңү көнен бик яхшы хәтерли Ксенофонт Константинович.
— 1945 елның 9 мае. Борды төбәге дигән басуда 4 малай сабан сөрәбез. Тавыш килгән якка таба борылып карадык. Безгә таба кулын болгый-болгый бригадир йөгерә. Үзе нидер кычкыра. Без аптырашта. «Атларыгызны туарыгыз, атларыгызны туарыгыз! Сугыш беткән! Әйдәгез, минем белән әрәмәгә барабыз, җыелыш җыялар анда», — ди. Ул көнне безгә ял бирделәр, — дип искә ала Ксенофонт бабай күз яшьләре аша килгән Җиңү көнен.
Яше җиткәч, егет армия сафларына алына. Хәрби хезмәтен 1948-19-51 елларда Белоруссиядә үтә. Армиядән кайткач ике ел комбайнда эшли. Калган хезмәт чоры төзелеш белән бәйле, прораб булып хезмәт куя. Ул эшләгән дәвердә колхозда фермалар, клублар, торак йортлар төзелә. Ксенофонт дәдәйнең бер елны хезмәт кенәгәсендә 365 көн эш көне дип язылган. Димәк, бер көн эштән калмаган булып чыга ул.
Гомер буе Зичәбашта яши Ксенофонт дәдәй. Тормыш иптәше Таисия белән күршеләр булалар. Антоновлар тату, үрнәк гаилә булып 46 ел бергә гомер кичерәләр.
— Әтиебез бервакытта да кеше белән ачуланышып йөрмәде. Ул һәрвакыт авылдашларга ярдәм итәргә тырышты. Авыл өчен күп көч куйды. Авырлыкларны да күп кичерергә туры килде. Гаиләбездә 5 бала үсте. Кызганыч, бүгенге көндә апа белән мин генә исән. Үзләре эштә чагында күршеләрдән янгын чыгып, йорт, каралты-кураларыбыз янып бетте. Бу йортны үз көчебез белән яңадан җиткереп чыктык. Әниебез вафатына да инде 26 ел узды. 85 яшенә кадәр әти сыерын да, сарыгын да асрады, — дип сөйли әтисе турында кызы Лидия Ксенофонтовна.
96 яшендә дә тыл ветеранының зиһене бик яхшы, тирә-юньдәге вакыйгалар, илдә, дөньядагы яңалыклар белән кызыксынып тора. Озак еллар дәвамында туган авылы тарихы турында мәгълүматны бөртекләп туплаган. Авыл тарихы, төрле елларда анда күпме кеше яшәве, колхозлашу еллары һәм башка вакыйгалар буенча шактый мәгълүмат җыйган.
Тарихи документлары арасында Уфа, Казан, Пермь архивларыннан кайтарылган документлар да бар. Ул авыл атамалары, тарихи урыннар белән дә кызыксына. Боларның барысын да киләчәк буыннар да белсен иде дигән максаттан чыгып эшләгән.
«Мин туплаган рухи мирас яшь буын өчен кирәкле булыр. Без күргәннәрне балаларыбыз, оныкларыбызга күрергә язмасын, ил-көннәр тыныч булсын иде», — дип тели Ксенофонт бабай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев