Туганайлар

Татарстан

18+
Бөек Җиңүгә - 80

Ветеран Василий Суслов - утлы фронт юлы узган Үри авылы егете

Балык Бистәсе районының Үри авылыннан Евдокия Толстованың фронтовик авылдашы Василий Суслов турындагы язмасы.

Бөек Ватан сугышы рус халкын бер Зур Кызыл байрак астында берләштерә. Үз җирләрен яклау өчен бөтенесенә әзер булып, утлар, сулар кичкән ветераннар арасында безнең дә авылдашларыбыз бар.

Суслов Василий Алексей улы 1926 елның 20 октябрендә Үри авылында туа. Алексей бабайның гаиләсе бай, хезмәт сөючән, күп балалы була. Революциягә кадәр алар авылда тегермән тотканнар, алма бакчалары булган. Аның бабасы патша армиясендә хезмәт иткән вакытта Наполеонның Бонапартына каршы хәрби походларда катнашкан, 1815 елда Парижда булган дигән мәгълүмат тә бар.

Василий дәдәй 17 яшькә кадәр гадәти тормыш белән яши. Аннан армиягә алына. Аларны бер ел дәвамында сугышка әзерлиләр. 18 яше тулуга фронтка озаталар. 1944 елның 5 маеннан 1945 елның 2 маена кадәр 49 дивизиянең 212 полкы составында гаять зур юл үтә. Сталинград, Орлов, Курск дугасы, Белоруссия, Польша җирләрен, азат итүдә катнаша. Яшь солдат куркуын җиңәргә, сугышырга өйрәнгән, дошман аткан тавышны узып китмәсәң, үзе үтерелергә тиешлеген аңлаган.

Сугыш учагында исән калу җиңел булмаган аңар. Берлинга якынлашып килгәндә рациядән Германия башкаласында көчле сугышлар баруы хакында хәбәр итәләр аларга. Сугыш кырындагы бәрелешләрдә үлем белән еш очрашырга туры килә аңа. Берлинга барып җиткәнче яралана ул, уң аягына снаряд кыйпылчыклары эләгә.Шуңа карамастан ул фронтта кала.

8 майда «Берлин — наш!» дигән куанычлы хәбәр тарала.

«Җиңү хәбәрен ишетүгә Рейхстагка бардык, стенада үз имзабызны калдырдык. Җиңелү белән килешергә теләмәгән фашистлар бертуктаусыз аттылар, күпләрнең гомере шунда өзелде», –  дип сөйли иде безгә Василий дәдәй.

Җиңүдән соң ул 22че аерым батальонда безнең гаскәрләрнең кыр ныгытмасын саклау составына кереп Германиядә 7 ел хезмәт итә, патруль хезмәтен башкара. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «Кызыл Йолдыз», «Ватан сугышы» орденнары, «Батырлык өчен», «Җиңү» медальләре белән бүләкләнә.

1950 елда туган авылына кайта. Сугыштан соң укытучылар әзерли торган мәктәпне тәмамлый. Тыйнак, сабыр укытучы Котлы Бүкәш, Шеморбаш җидееллык мәктәпләрендә, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

1954 елда күрше Теләче районының Карабан авылы кызы Агафия Леонтий кызы белән гаилә коралар. 1962 елда күрше авылга йөреп эшләргә авырыксына башлый һәм «Победа»колхозына хисапчы булып эшкә урнаша. Аннан кибеттә эшләп ала. 59 ел иңне-иңгә куеп, бер ул, дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Сугыш яралары үзенекен күрсәтә башлый. Аның авыруы көчәя һәм 2013 елда вафат була. Туган авылында җирләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев