Иванайдан дусларын югалтып, сугыш ачысын татыган пулемётчы Сергей Кириллов
Казаннан Керәшенчә марафонда катнашучы Елена Данилова фронтовик авылдашы Сергей Кириллов (Балык Бистәсе районы) турында язды.
Өй каршында, су буена төшә торган тыкрыкта, без әле кечкенә балалар, бәбкәләр саклый идек. Күрше Сирүк бабай да безнең белән бергә үз бәбкәләрен көтә иде. Без бала-чагаларга да күз-колак булгандыр инде ул. (Әле кайчак үзе дә фуфайкасын җиргә салып, йоклап китә иде. Андый чакта кем-кемгә күз-колак булгандыр...) Йөзе кырысрак күренсә дә, безгә үз тормышын да сөйләштерә иде.
Кириллов Сергей Гаврилович (1922-2003) 1922нче елның июнендә туган. Үсеп буйга җиткәч, армия сафларына алына. Ерак Көнчыгышта бер ел хезмәт иткәч, сугыш хәбәре тарала. Илгә японнар басып керү куркынычы булганга, аларны бер ел тирәсе илнең көнчыгыш чикләрендә калдыралар.1942нең маенда Фронтның Төньяк өлешенә күчерергә дигән боерык белән, Белорусь фронтына эләгәләр. Рядовой, красноармеец була Сергей Гаврилович. Пулеметчы.
1944нең 17 июлендә Проня елгасын кичкәндә (форсирование реки), беренчеләрдән булып дошман траншеясына үтеп керә ала. Дошманның 2 солдатын ата, 6сын пленга ала. Икенче көнне Ожехово-Вилька авылын алган вакытта өзлексез пулеметтан атып торып, батальонның дошманга таба алга хәрәкәтенә ярдәм итә. Аягы яралануга карамастан, атуын туктатмый. Бу батырлыгы өчен «Отечественная война 2 ст.» ордены белән бүләкләнә.
Яралану сәбәпле, госпитальгә, аннан авылга кайта. Бөек Җиңүне авылда каршылый Сергей Гаврилович.
Авылның йомшак күңелле, сабыр холыклы, тырыш кызына өйләнә. Көзгә әтисе урынына урманчылыкка(лесник) эшкә дә урнаша. Тормыш бер көйгә җайлана. Бер малай, 6 кыз үстерәләр. Тән җәрәхәте төзәлә, төзәлүен. Сугыш әчесе, дусларын югалту хәсрәте, җан ярасы гына төзәлми икән.
«Украина якларында йөргәндә, ул якта яшәүчеләрнең базлары тулы сало, май, яәшелчәләр күп булуын күрдек. Аалй булса да, безгә бирмиләр иде. «Ашарга юк», дип әйтә иделәр. Ә менә белорусь халкы, үзенә җитмәсә- җитми, безне ашаттылар», дип тә сөйләде.
Олыгайган көннәрендә, улы Александр, килене Александра һәм оныклары белән бергә яшәде.
Бүгенге көннәрдә бабасы эзләреннән оныгына — Кириллов Николайга да үтәргә туры килә. Бабайлар язмышы оныкларга да кагылды. (Без күргәннәрне күрмәсәгез иде, дип теләсәләр дә...)
Илебезне саклау өчен, гомерләрен дә кызганмаган ветераннарның җаннары тыныч булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев