Туганайлар

Татарстан

18+
Бөек Җиңүгә - 80

Чуаш Ялтаны авылының батыр геройлары: Михаил һәм Кузьма Ильиннар, Дмитрий Зурбашев

Чистай районының Чуаш Ялтаны авылыннан марафончы Нина Никитина фронтовик авылдашлары Михаил һәм Кузьма Ильиннар турында язды.

Бөек Ватан сугышында Чуаш Ялтаны авылыннан барлыгы 156 кеше катнаша. Шулардан яраланып, сугышны тәмамлап 70 кеше авылга әйләнеп кайта, ә 86 сы яу кырында ятып кала. Бүгенге көндә авылымда бер сугыш ветераны да исән түгел инде.

Язмамдагы беренче фронтовик авылдашым Михаил Ефимович Ильин 1916 елның 3 июлендә Чистай районының Чуаш Ялтаны авылында дөньяга килә. Авыл мәктәбендә белем алгач, Чистай эшче-яшьләр мәктәбен һәм сәүдә училищесын тәмамлый. 1938 елда Кызыл Армия сафларына алына. Саратов өлкәсендәге Пугачев шәһәрендә хәрби училище тәмамлагач, аңа кече лейтенант исеме бирелә. Беренче сугышчан чыныгуны ул Себер хәрби фронтында ала. Фронтка 1941 елның 28 июнендә килә. Бөек Ватан сугышы вакытында Украина һәм Белоруссия фронтларында хезмәт итә. 1941 елда артиллерия взводын, ә 1942-45 елларда кече лейтенант чинында батареяны җитәкли. Михаил Ефимович 1нче Мәскәү укчы дивизиясенең 175нче полкы составында — Мәскәүне саклауда катнаша. Мәскәү өчен барган сугышларда ул берүзе дошманның 5 танкын шартлата. Траншея сугышларының берсендә алар группасы немецларның 17 танкын һәм бронемашинасын бәреп төшерә.

Дүрт ел эчендә меңнәрчә үлем янаган куркынычларны исәпкә алмаганда, Михаил Ефимович 12 тапкыр яралана, Мәскәү янындагы сугышта контузия ала. Ул икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «Батырлык өчен», «Мәскәүне саклаган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Бөек Җиңүне ул Украинаның Днепропетровск шәһәрендә каршылый. Сугыштан 1945 елның ноябрендә генә туган авылына әйләнеп кайта. Кайтуга җиң сызганып эшкә керешә. Райком инспекторы, сәүдә эшләре буенча урынбасар, совхозда эшчеләр комитеты рәисе булып эшли. 1945 елда Мария Алексеевна белән тормыш корып җибәрәләр. Тәрбияле, эшчән, намуслы биш малай, ике кыз үстереп, аларга тиешле белем бирәләр. Зур гаилә булып улы Петр, килене Зоя, өч оныгы белән тату гомер кичерәләр. Михаил Ефимович кадер- хөрмәттә яшәп 2011 елның 17 апрелендә бакыйлыкка күчә.

Икенче фронтовик авылдашым Михаил Ефимовичның бертуган энесе Ильин Кузьма Ефимович 1926 елның 28 августында туа. Кузьма Ефимович Бөек Ватан сугышына 1943 елның 11 ноябрендә алына. 1943 елның ноябреннән 1947 елның июленә кадәр 110нчы ныгыту районында повозочный булып хезмәт итә. 1947 елның июленнән 1948 елның июнь аена кадәр 8 нче гвардия полкы укчысы, Ерак Көнчыгыш фронтында Япон империалистларына каршы сугышкан. Кузьма Ефимович 1950 елның 17 сентябрендә СССР Министрлар Советының 1950 елның 28.11.карары нигезендә запаска җибәрелә.

Тыныч тормышта ул җәен колхозда комбайнчы булып хезмәт итә, ә кышын тегермәндә эшли. Лаешта комбайнер — трактористка бик отличнога укып кайта. Комбайнчылар арасында гел беренчелекне алып бара. Бик күп мактау грамоталары белән бүләкләнә Кузьма Ефимович. Тормыш иптәше Зоя Тимофеевна белән 65 ел туган авылында гомер кичерәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр: Павел, Тамара, Анастасия, Нина. Зоя Тимофеевна тыл ветераны, юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Кузьма Ефимович икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале, «Сугышчан казанышлар өчен», «Японияне җиңгән өчен», юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Кузьма Ефимович 2017 елның 19 мартында безнең арадан китеп бара.

Өченче фронтовик авылдашым Дмитрий Дмитриевич Зурбашев 1923 елның 15 июнендә туа. Авыл мәктәбенең 7нче сыйныфын тәмамлагач, колхоз рәисләре әзерләү буенча авыл хуҗалыгы мәктәбендә белем ала. Фронтка 1942 елның 1 апрелендә чакырыла. Ә 1942 елның 8 маенда инде хәрби ант кабул итә. Укчы взвод командиры белгечлеге буенча кече лейтенантлар курсларын үткән. Воронеж фронтында, III Украина фронтында, Белоруссия фронтында миномет расчеты, укчылар взводы, укчылар ротасы белән командалык иткән. 1946 елга кадәр Германиядә совет гаскәрләре төркемендә хезмәт итә, капитан хәрби дәрәҗәсенә ия була. 

Немец — фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы, ныклыгы һәм батырлыгы өчен беренче Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Шенланка, Лукатц, Крейц, Вальденберг, Ландсберг, Мезеритц, Швибус, Гнезен, Познань шәһәрләрен һәм немецларның көчле таяныч пунктларын алуда күрсәткән батырлыклары өчен Верховный Башкомандующийның Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән.

Тормыш иптәше Елизавета Федоровна белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр: Роза, Рита, Римма, Владимир. Төп йортта уллары Владимир, киленнәре Зоя һәм өч оныгы белән бәхетле, тату, озын гомер кичерәләр. 2002 елда Дмитрий Дмитриевичны олылап соңгы юлга озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев