Бөек Ватан сугышы каhарманнары: Мария һәм Николай Мокрецовлар
Кайбыч районының Хуҗа Хәсән авылыннан сугышка 253 кеше китә, шуларның 4се – хатын-кызлар. Сугышта катнашкан ирле-хатынлы Мокрецовлар турында марафончы Ольга Боярина сөйләде.
Мария Емельянова (Мокрецова) 1923 елның 15 июлендә Хуҗа Хәсән авылында туган. Авылда башлангыч мәктәпне тәмамлый, Мәлкидә 7 еллык, Иске Тәрбит урта мәктәләрен яхшы билгеләргә тәмамлап, 1938 елның сентябрендә акушерлык мәктәбенә укырга керә. 1941елның июнь аенда тәмамлый һәм сугышка озатыла. Мария апа башта 110 нчы номерлы эвакуация госпиталендә эшли. Соңрак 3656нчы номерлы специальный госпитальгә медсестра итеп күчерелә. Монда тиф авыруы белән авырый һәм отпускага авылга кайта. 28 февраль 1945 елда яңадан фронтка китә.
Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен 1946 нчы елда «За победу над Германией в ВОВ 1941-1945 гг.» медале белән бүләкләнә. Сугыштан 1946 елда кайткач, Хуҗа Хәсән фельдшер-акушерлык пунктында медсестра-акушер булып эшли.
Ул 1978 елга кадәр алыштыргысыз медицина хезмәткәре була. 1954 елның 16 мартында авыл егете, сугыш ачысын күреп кайткан Николай Мокрецов белән гаилә коралар.
Николай дәдәй 1921 елның 6 декабрендә Хуҗа Хәсән авылында туып-үскән, урта белемне Иске Тәрбит мәктәбендә алган. Сугышка 1941 елда алына, 200 нче номерлы артиллерия дивизиясендә 1943 елның 7 февраленә хәтле сугыша. Авыр яралана һәм 7 мартта 1943 елда авылга кайта. Озак еллар Хуҗа Хәсән мәктәбендә балаларга хезмәт дәресе бирә. «За победу над Германией в ВОВ 1941-1945 гг» медале белән бүләкләнә. Николай дәдәй Мария түти белән 1 ул 1 кыз үстерәләр. Кызы Валентина Чувашия Республикасы Чабаксар шәһәрендә яши. Улы Леонид авыл мәктәбендә математика укытты, югары белемле. Кызганычка каршы каты авырудан соң 2022 елда вафат.
Мария апа 1987, Николай абый 1998 нче елда вафат Хуҗа Хәсәндә күмелгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев