Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Санфирова Ольга Александровна (1917-1944)

Сугыш башлангач, үз теләге белән фронтка киткән карендәшебез Герой очучы Ольга Санфирова

Санфирова Ольга Александровна (1917-1944) – Советлар Союзы Герое. Самара шәһәрендә туган. Батайск авиация мәктәбен тәмамлап, Новосибирск шәһәре аэроклубында пилот-инструктор булып эшли. Сугыш башлангач, үз теләге белән фронтка китә һәм Тамань төнге бомбардировщиклары авиадивизиясенда очучы була.

Яуда һәлак була. 1945 нче елның, 23 февраленда Герой исеме ала. Гродно шәһәрендә (Белоруссия) туганнар каберлегендә күмелгән. Шул ук шәһәрдә бер урам аның исемен йөртә.

                                           Ринат Архипов (Мәннан)

Канатлы кызлар

***

                                  Советлар Союзы Герое, Ольга Санфировага багышлана

1

Зәңгәр күктә сирәк-мирәк

Ап-ак болытлар.

Әйтерсең, күктә дә чәчәк

Аткан шомыртлар

Аэродром йөзә-гүли

Тәмле исендә.

Әллә сөю, әллә шомырт

Шулай исертә?..

Җылы караш һәм кыз ала

Штурвалны кулга.

Әй, чибәр дә инде үзе

Очучы Ольга!

Кашы – кыйгач, ә күзләре –

Йолдызлы алар!

Йөрәге – чәчәк кенә гел, -  

Алсу розалар!

Бер минутган җитез очкыч

Күздән югала,

Егете яшел чирәмдә

Кул болгап кала.

Тиздән алтын көзлар җиткәч,

Булыр туйлары,

Тыныч тормыш, өмет белән

Тулы уйлары.

2

Көтмәгәндә ерткыч булып

Фашист ташлана,

Бар хыялларны җимереп

Сугыш башлана!

Ир-егетлар мылтык тотып

Китә яуларга.

Гүзәл Ватанның чикләрен,

Данын якларга!

...Ике айдан егетеннән

Ольга ала хат:

“Явыз дошманны куарбыз,

Ил булыр азат!”

Кыз йөрәге дә омтыла

Изге бурычка,

Үзе теләп утыра ул

Шанлы очкычка.

Кесәсендә егет хаты

Аны җылыта.

Бик биектән нимесләрне

Бомбага тота.

Ул сугыша Жиңү көне

Якынлашсын дип;

Илкәендә якты кояш

Янә атсын дип!

3

Очкыч төнге күкне кисә

Бомбалар төяп,

Алар фашистның башына

Төшәчәк, димәк.

Бастыра кыз дошманнарын

Утлы табага:

Фашистлар сафлары белән

Оча һавага!

...Гаубица ата башлый

Очкычны күргәч.

Дөрләп яна самолёты

Снаряд тигәч.

Мотор туктый. Очкыч төшә

Жиргә үкертеп.

Ольга штурман-кызга әйтә:

- Карыйк утыртып...

Утлы канат куакларга

Бәрелеп төшә.

...Аңнарына килгәч, кызлар

Озак көлешә:

“Шатлык бит исәннәр калгач,

Рәхмәт Ходайга!

Тагын сугышырбыз әле

Киткәч болайга!..”

4

“Өстерәлеп дошман кача

Көнбатыш якка.

Бәгырькәем, сөюне син

Кадерләп сакла...”

Ольга хатны салып куя

Күкрәк кесәсенә.

“Миннән дә дошманга бүген

Эләгер менә!”

Кулына штурвал ала

Һәм очып китә.

...Командир бер тәүлек көтә,

Өч тәүлек көтә...

Кайтмый Ольга, кайтмый бүген

Фашист ягыннан –

Якты өмет, очкыч... Барсын

Фашист яндырган!

Гроднода бер урам бар,

Чәчәк-сиреньдә.

Батыр кыз исемен йөртә!

Мәнге яшәр батырлыгы

Туган илендә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев