Туганайлар

Үлемсез полк. Керәшеннәр. Антипов Василий Михайлович

Кукмара районының Югары Чура авылыннан Антипов Василий Михайлович (1924-2015)

Антипов Василий Михайлович 1924 елның 24 апрелендә Кукмара районы Югары Чура авылында туа. 1942 елның җәендә 18 яшьлек егетне Ерак Көнчыгышка ил чиген сакларга җибәрәләр. Японнар Маньчжурия территориясен 1929 елда ук яулап алганнар. Тәҗрибәле чик сакчылары Көнбатыш фронтына алынгач, биредә башлыча яшьләр кала. Кеше җитми, унбишәр сәгать постта булалар, оборона корылмаларын төзү дә солдатлар җилкәсендә. Чик сагының остасы булып танылган Татарстан егете сержант Антипов хезмәт итүенең икенче елында ук отделение командиры була, яшь солдатларның остазына әверелә. 
Төньяк Кытайны азат итүдә катнашкан Василий Антипов “Японияне җиңгән өчен” медале, Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә, “Иң яхшы разведчик ” дигән билгегә лаек була. 
Туган якларына җиде ел үткәч, 1949 елда гына әйләнеп кайта. Теләче, Саба районнарының эчке эшләр бүлегендә участок инспекторы, җинаятьчеләрне эзләү инспекторы булып эшли. 1964 елны Кукмара районы эчке эшләр бүлегенә каравыл начальнигы итеп күчерелә. Василий Михайлович үз эшен намус белән башкара, аның орден һәм медальләре, Мактау кәгазьләре – моның ачык дәлиле. 
Тормыш иптәше Сания апа белән биш бала тәрбияләп үстерәләр, югары белем бирәләр. Өлкән уллары Геннадий әтисенең данлы эшен дәвам итә.
Антипов Василий Михайлович 2015 елның 2 июнендә вафат була, Югары Чура зиратында җирләнә.

Татьяна Тимофеева, Кукмара районы, Югары Чура авылы.

 

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: