Бессмертный полк. Кряшены. Захаров Хрисан Николаевич (1901-1984)
Җиңү көне шатлык китерсә дә, сызлый әле һаман яралар!
Кил. Исемлеккә күз сал. Бер генә минут булса да басып тор, искә ал. Алар безнең киләчәк өчен көрәшкәннәр.
Җиңүнең 74 еллыгы якынлаша. Югары Багражда сугышта катнашучыларга куелган һәйкәлгә барлыгы 269 кеше исеме кертелгән. Исемлек буенча 171 кеше сугыштан кайтмаган, яу кырларында ятып калган. Күпләренең әле бүгенге көндә дә язмышлары билгесез.
Авылыбызның түбән очында, Шыйлык атавында, иң беренче куелган һәйкәлдәге исемлектә һәм авыл советының официаль исемлегендә сугыштан кайтмаучылар 177 кеше иде. Һәйкәл яңа урынга күчерелгәч, сугыштан кайтмаучылар исемлеге ни өчендер алты кешегә кимегән, 171 кеше генә язылган. Исемлекне тагы да дәвам итәргә була. Сугыш башланчы ук авылыбызның күп кенә кешесе башка шәһәрләргә эшкә киткән, сугышны шунда каршы алган. Алар прописка буенча сугышка алынып, башка җирлек исемлегенә кертелгәннәр. 1926 елны авылдан Кече Багражга (Никкүчтем) нигез салырга чыгып киткән авылдашларның 19 кешесе сугыштан кайтмаган. Алар кайсы исемлеккә кертелгән, билгесез. Әлеге саннар артында кеше язмышы, һәркемнең үзе генә күргән авырлыклары, үз тарихы саклана.
Һәйкәлдә сугыштан исән кайтучылар исемлегендә 29 нчы номер белән Захаров Хрисан Николаевич язылган (исемлектә ул ни өчендер Федотович диеп куелган, Федот аның өлкән улы).
Захаров Х.Н. 1901 елның 16 мартында Югары Баграж авылында туа. Шунда бала чаклары, яшьлек еллары үтә, өйләнеп тормыш кора.
Сугыш башланганда аңа 40 яшь тулган, алты бала әтисе була. Беренче көннәрдән үк сугышка алына һәм Мәскәүдән 100 км ераклыктагы Волоколамск шәһәре тирәсендә барган сугышларда катнаша.
Волоколамск шәһәре немецлар өчен, Мәскәүгә барганда төп стратегик юнәлеш санала. 1941 елның 16 октяберендә бу юнәлештә 32 көн буе иң каты, иң көчле сугышлар була. Әлеге юнәлештә немецларга, генерал-лейтенант К.К Рокосовский җитәкчелегендәге 16 нчы армия каршылык күрсәтә. Нәкъ менә шушы Волоколамск юнәлешендә барган сугышларда Панфилов дивизиясенең 28 сугышчысы күрсәткән батырлыклар тарихка кереп кала.
1941 елның 16 нояберендә каты сугышлардан соң, Волоколамск немецлар кулына күчә һәм 20 декабрьдә совет гаскәрләре шәһәрне яңадан яулап ала. Әлеге сугышларның берсендә, 1941 елның 27 декабрендә, Захаров Хрисанның сул кулы каты яралана. Мәскәү шәһәрендәге госпитальләрнең берсендә алты ай дәвамында дәваланганнан соң, 1942 елның июль аенда өенә кайтарып җибәрелә. Алган яралары тулысынча төзәлеп беткәч, яңадан сугышка китә.
Икенче тапкыр сугышка китүендә пленга эләгә, җәяү Германияга озатыла. Юлда барганда әсирләрне 100-150 кешедән торган төркемнәргә бүлеп алып баралар һәм килеп җиткәч төрле сарайларда тоталар. Ач, ялангач, яшерен-батырын түгел, кеше ашау очраклары да күзәтелгән әсирләр арасында, бетнең күплегеннән хәттә бераз җир селкенгән кебек тоелган.
Әсирлектә чагында Захаров Хрисанны бер немец кешесе үзенең хуҗалыгына эшкә сайлап ала, шул очрак аның гомерен саклап кала да инде. Туйганчы тамакка шунда ашадым, авыр эш эшләтмәде – диеп искә ала иде ул. 1945 елны сугыш тәмамлануын әсирлектә ишетә. Немецларның җиңелүен ишеткәч, эшкә алган хуҗа погоннарын өзеп, кителен җиргә салып таптый һәм хатынының сеңлесенә өйләнергә тәкъдим итә. –Юк, мине өйдә семьям көтә – дигән ул.
Сугыш тәмамлангач, әсирләр азат ителәләр. Тоткынлыкның икенче өлеше туган иленә кайткач башлана. Әсирлектә булганга, хәрби трибунал аша җавапка тартылып Донбасс шахтасына мәҗбүри эшкә җибәрелә. Шахтада эшләгәндә, авария булып, иңбашын имгәтә. Авыр эш, начар туклану, имгәнү, сәләмәтлеген бик нык какшата аның. Еллар узгач, җәза срогы беткәч кенә өйгә кайту бәхетенә ирешә. Авырлыклар моның белән генә бетми әле, тән җәрәхәтләренә күңел җәрәхәтләре кушыла. Сугышта булмаган ир-атлар тарафыннан “военнопленный” дигән ярлык тагыла, авыл клубында булган җыелышларда тән һәм йөрәк яраларына “тоз” салынып, авыр сүзләр еш кабатланып тора. Тормыш авырлыклары, сынаулары аша узганга сынмый, сыгылмый ул.
—Бабай таза, баһадир гәүдәле, шаян телле, җор сүзле кеше иде. Тормышта зарланып яшәмәде, сугышта булган вакыйгаларны безгә шаян яктан гына искә алып сөйли иде.
1950-55 еллар тирәсендә авылыбызда халык әкиятләре, халык фольклоры җыю буенча фәнни экспедиция эшләгән. Бабай сөйләгән “Хәйләкәр аучы” һәм тагы берничә әкияте “Татар халык әкиятләре” китабында басылып чыга. Бүгенгедәй хәтеремдә китап яшел тышлы иде, мәктәптә укыганда яратып укый идек - диеп искә ала оныгы Елена Ильина.
Үзе күргән авырлыклар гына аз, Захаров Хрисан сугышта өлкән улын югалта. Әтисе артыннан, 1923 елда туган улы Федот, 1943 елның 25 октяберендә сугышка китә. Федот шул китүдән әйләнеп кайтмый, алдагы язмышы билгесез (сугыштан кайтмаучылар исемлегендә 49 нчы номер). 1944 елның февралендә өйгә, әнисенә военкоматтан хәбәрсез югалуы турында белешмә кәгазе килә.
Федот кечкенәдән рәсем ясарга, язу язарга бик сәләтле бала була.
—Бүгенгедәй хәтеремдә, Федот дәдәй сугышка киткәндә, мине күтәреп алды да:“ Апаем, мин кайтканчы дәү үс, диеп кысып кочаклады” – шулай искә ала иде сеңлесе Ксения түти.
Захаров Хрисан Николаевич 83 яшендә, 1984 елның 9 февралендә үлә, авыл зиратында җирләнә. Авылыбызда булып узган 1919 елгы гражданнар сугышының да бер шаһиты иде ул. Хәтерлибез. Искә алабыз.
Зәй военкоматыннан алынган белешмә һәм оныгы Елена Ильина истәлекләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев