Туганайлар

Бессмертный полк. Кряшены. Урамов Иван Николаевич

Гвардия өлкән лейтенант Иван Урамов сугышчан юлын I нче һәм II нче Украина фронтында уза

Иван Николаевич Урамов 1919 елны Югары Баграж авылында туа. 1939 елны Зәй военкоматы аша армия хезмәтенә алына, сугыш башлануны шунда каршылый. Гвардия өлкән лейтенант Иван Урамов сугышчан юлын I нче һәм II нче Украина фронтында уза. 1946 елда исән-сау туган йортына кайта һәм Түбән Пәнәче авылы тулы булмаган мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшли. Ике "Кызыл Йолдыз" ордены кавалеры.
1950 елны, 31 яшендә вафат була, туган авылы зиратында җирләнә.

Авылда куелган обелискта ул сугыштан кайтучылар исемлегендә 90 нчы сан белән язылган. Хәтерлибез! Онытмыйбыз! Искә алабыз!

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Яналыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: