Туганайлар

Бессмертный полк. Кряшены. Санфирова Ольга Александровна (1917-1944)

Санфирова Ольга Александровна (1917-1944) – Советлар Союзы Герое. Самара шәһәрендә туган. Батайск авиация мәктәбен тәмамлап, Новосибирск шәһәре аэроклубында пилот-инструктор булып эшли. Сугыш башлангач, үз теләге белән фронтка китә һәм Тамань төнге бомбардировщиклары авиадивизиясенда очучы була

Яуда һәлак була. 1945 нче елның, 23 нче февраленда Герой исеме ала. Гродно шәһәрендә (Белоруссия) туганнар каберлегендә күмелгән. Шул ук шәһәрдә бер урам аның исемен йөртә.

Кызлар-йолдызлар

Бу китап кызлар турында, аларның мәхәббәте турында.

Давыллы, ялкынлы көннәрдә ике чибәр кыз яшәгән. Аларның берсе...

Аның рәсемен мин өстәлемдә тотам. Аңа карап сокланам. Яктыга сузылган гөл шикелле һаман аңа талпынам, аңа омтылам. Менә бүген иртән дә уйларымда шул кыз иде. Сак кына торып, өстәл янына килдем. Әнә нинди гүзәл ул! Дулкынланып торган чем-кара бөдрә чәч, кыйгач кашлар, озын керфекле кара күзләр, алсу иреннәр... Оялчан елмаюыннан алып керфек бөртегенә чаклы безнеке ул! Йокыга талган гүзәлләрне аның белән чагыштыру зур гаделсезлек булыр иде.

Патшалар, корольләр, каннар, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр үзләренә кәләшлеккә сайлап алган асыл сөякләр тышкы салкын матурлыкка гына ия булган. Ә бу... Бу - лачын кыз. Сөйләтәсе иде аңардан зәңгәр күкләрне иңләгәндә күргән-белгәннәрен, ил хакын олылап кылган изгелек-тәвәккәллекләрен!..

Иптәшләре Ольга Санфированы, үз итеп, Ләйлә дип йөрткәннәр. Ул, 1941 нче елда илебезгә дошман бәреп кергәч, ВЛКСМ Үзәк Комитеты чакыруына кушылып, үзе теләп фронтка китә һәм Кызыл Йолдыз орденлы 46 нчы гвардия төнге бомбардировщиклар хатын-кыз авиация полкында гади очучыдан эскадрилья командиры дәрәҗәсенә күтәрелә. Кызыл Йолдыз, Александр Невский, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә. 1945 нче елның 23 нче февралендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була...

Балкып кояш чыкканчы, күкләрне айкап, канаты каерылмыйча, гөлбакча-җиргә төшә алган икенче лачын кыз Мәгубә исемле.

Ул да Герой.

Ул да очучы булган.

Мәгубә белән Ольга бер полкта хезмәт иткәннәр.

***

Ләйләне шәһәр башкарма комитетының зур залына куйдык. Гродно халкы очучы кыз белән биш сэгать хушлашты. Табутны без, полкташлары, күтәреп бардык. Безнең арттан шәһәр полкы агылды. Парк уртасында казылган кабер янына тукталдык. Комиссар Рачкевич кайгы митингысын ачты, Ләйләнең батырлыклары турында сөйләде. (Ул чакта Санфировага Советлар Союзы Герое исеме бирелмәгән иде әле).

Полк байрагы, беренче орденыин алган көндә тезләнеп үпкән, дошманга рәхимсез булырга ант иткән гвардия байрагы түбән таба иелган. Шунда ук бәрхеттә орденнар. Аларның хуҗасы Ләйлә үзе кызыл табутта ята. Йөзе ак, әүвәлгечә тыныч, сөйкемле аның. Ул, очыштан кайткач, йокыга талган шикелле, менә торып утырыр шикелле. Аның үлүенә ышанасы килми. Әле кайчан гына сугыш беткәч ничек яшәү турында икәү сөйләшкән идек, хыялланган идек. Шул хыялларны искә төшереп, Ләйләнең кара бөдрәләренә, күлмәгенә кадарга ярарлык чәчәкләр сыман, эре-эре кар бөртекләре кунган.

Аңа туй шатлыгын тату насыйп булмады шул, үзе кебекләр актан, пакьтән киенеп, никах мәҗлесе түрендә балкысын өчен, күпләр, бик күпләр чын яшәсен өчен аяусыз көрәштә өзелде аның чәчәк кебек гомере. Чибәрләрнең чибәрен, сылуларның сылуын бүген салкын җир куенына салып калдырырга туры килә. Әнә комиссар сөйләп бетерде. Оркестр матәм моңнары белән күңелләрне елата. Литаврлар үч алырга өндәп чыңлады. Өч рәт залп яңгырады.

-Хуш, сугышчан дустыбыз!..

-Хуш, Ләйлә, бәгырь кисәгем!..

Шамил Рәкыйпов, “Керәшен сүзе” гәҗитеннән

Фото: Википедия

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: