Туганайлар

Бессмертный полк. Кряшены. Прокопий Василиевич Храмов (1894-1943)

Бабам Прокопий Василиевич Храмов 1894 елда элекке Чаллы (хәзерге Тукай) районы Бурды авылында крестьян гаиләсендә туа. Беренче герман сугышында катнаша. Сугыштан исән-сау кайта, өйләнә

Әбием Агафия белән җиде бала тәрбиялиләр.  Асрамага бер бала алалар.  Бөек Ватан сугышы башлана.  Бабамны сугышка алырга теләмиләр.  Бабам сугышка алуларын сорап кат-кат хат яза.  Ачтан тилмереп елаган балаларны күреп  йөрәге әрни, дошманга нәфрәте арта.  1941 елның 28 декабрендә сугышка китә.  Бабам сугышка киткәндә әниемә бары 4 яшь кенә була. Бабам әниемне кулларына күтәреп, мин кайтканда зур кыз булып үсәрсең, дип сөйгән. Әнием  әтисен басу капкасына хәтле озатканнарын хәтерендә калдырган. Бабамның хатлары Сталинградтан килә.

Күгәрченне күрсәң иде,
Тауга тезелгәннәрен.
Бер Ходаем үзе белә,
Үзәгем өзелгәннәрен
”,-

дип шигъри юллар белән яза ул.  Кызганычка каршы, хатлары сакланмаган.  Бу шигырь юлларын әнием гомер буе йөрәк түрендә йөрткән. 1943 елда өчпочмаклы хат килә. Анда, хәбәрсез югалды, дип язылган була. Әбием гомер буе исәндер, кайтыр, дип ирен – бабамны көтте.
Мин бабам белән горурланам. Ватаны өчен  көрәшеп гомере  өзелгән аның.

Александра Тимофеева,
Яр Чаллы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: