Бессмертный полк. Кряшены. Григорьев Иван Владимирович
Кызыл Йолдыз ордены иясе
Григорьев Иван Владимирович - минем әтиемнең абыйсы. 1919 елда Югары Баграж авылында Владимир белән Ирина гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Армиягә кадәр Сарсаз - Баграж, Бигеш мәктәпләрендә укытучы булып эшли, балалар укыта. Сугышка Бигеш мәктәбендә эшләгәндә 1942 елның 23 апрелендә алына. Бик күп шәһәрләрне дошманнардан азат итүдә катнаша.
Ләкин сугышларның берсендә үзе дә каты яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң авылга кайта. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1968 елның 15 февралендә Кызыл Йолдыз ордены, 1985 елның 23 декабрендә Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм башка күп медальләр белән бүләкләнә. Гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә яши. Яр Чаллы шәһәренең Вахитов мәктәбендә озак еллар физика, математика укытучысы булып эшли. Соңрак АТХ-6 да отдел кадр булып эшләп лаеклы ялга чыга. Григорьев Иван Владимирович 1993 елның 8 июлендә вафат була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев