Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены.Кирушин Григорий Тимофеевич

Кирушин Григорий Тимофеевич

Кирушин Григорий Тимофеевич

Бабам Кирушин Григорий Тимофеевич - җырак әбиемнең әтисе, Владимир авылы кешесе. Бабамның сугышчан юлы 1939нчы елгы фин сугышыннан башлана. Фин сугышына да, Бөек Ватан сугышына да үзе теләп китә ул. Сугышта бик күп михнәтләр күрә, аннан кулы да, аягы да бөгелми торган гарип булып кайта. Ләкин эшкә батыр кеше була. Итек тә баса, агач эшен дә булдыра, электр эшендә белә. Сугышка кадәр дә, сугыштан соң да җитәкче урыннарда эшли.

Бабам Калининград фронтында сугыша. Аның сөйләгәннәре җанга тия торган. Бер сугышта командиры наградага тәкъдим итәргә кирәк, дигән фикерен белдерә. Тик шул ук сугышта командир үлеп кала. Икенче бер сугышта бер үзәк газета хәбәрчесе бабайдан интервью ала, алга ыргылып барганда, берничә адым китүгә, үк корреспондент һәлак була, сумкасы интервьюлары белән сугыш кырында аунап кала...

Кыр госпиталендә бары тик спирт эчертеп операция ясаганнарын, яралы сугышчылар төялгән поездны фашистлар бомбага тотып, алгы 1-2 вагонның гына юкка чыкмавын, шул ялгыларын да булганга гына үзенең дә исән калганын сөйләп калдыра ул. Бер сугышта 7 немецны үтерә, ләкин шул сугышта үзе дә әздән генә исән кала. Ләкин, каты яраланган булуына карамастан, үзенә атып гарипләндергән сигезенче немецны түбәдән атып төшерә. Бер кечкенә генә гәүдәле татар малае күреп алып, кышкы салкында үзен үлемнән саклап кала.

Бабай сугышка яраксыз булып гарипләнеп, 1942нче елда авылга кайта. Сугыштан качып, партизанлыкка киткән, ачлыктан шешенгән яшүсмер малайга үз паегын биреп, үлемнән алып калуы турында картайгач кына оныкларына сөйли, тыныч тормышның кадерен белергә чакыра.

Репрессия елларында колхоз председателе булып эшли. Бер чиләк икмәк урлаганда тоткан авылдашы турында беркемгә хәбәр итми. Бер кешене дә төрмәгә җибәрттерми. Ә үзен әләклиләр. Нахак бәла ягып, колхоз председательегеннән алалар, партиядән чыгаралар. Ләкин бабай, бирелгән коммунист, Сталин янына Мәскәүгә чыгып китә. Җиңү белән, колхоз җитәкчесе булып, яңа партбилет тотып кайтып керә.

Галина КОНСТАНТИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев