Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бессмертный полк. Кряшены. Степанов (Солнцев) Павел Макарович

Степанов (Солнцев) Павел Макарович (… . 11. 1903 - … . 01. 1942)

Әбием Анна Спиридонованың әтисе - Павел Макарович Степанов 1903 елның ноябрь аенда Мамадыш районының Комазан башы авылында туа. Чорына карата, укымышлы була ул, чит җирләргә чыгып эшли. Ватан сугышы башлангач, 1941 елның августында таң белән фронтка китеп бара. "Без - кызларын, еламасыннар дип, үзен сугышка озатырга нәнәйгә уяттырмаган", - дип сөйли иде әби. Шулай итеп, 4 кыз бала тәтәйләренең яу кырына киткәнен күрми кала. Павел Макаров башта ике ай Суслонгер лагеренда була. "Тәтәйнең, шуннан җибәргән фотографиясеннән авылның иң карт, иң ямьсез кешесенә охшап калганын белдек. Бүтәннәр күрмәсен дип, ул фотоны яшердек. Суслонгерда да ачлыктан, салкыннан интеккәннәр алар", - дип сөйләде Павал бабайның өченчы кызы Мария Салтыкова.

Сугышка киткәч тә, "Җимерек шәһәрләрне, авылларны үтәбез. Җирдә үлгән атлар, ватык машиналар ята", - дип хат яза ул. Соңгы хәбәре "Сугышка керәбез. Качымны иман әйтеп кидем..." - дип килә аның. Бүтән хатлар күренми... "Тәтәй яраланып эләккән госпитальне немецлар бомбага тоткан, шунда калган ул..." - дип, сөйли иде әбиебез.

Интернеттагы "Память народа" сайтында Павел Степанов турында мәгълүмат язылган документ таптык. Анда аның соңгы хаты 1941 елның декабрь аенда була, 1942 елның январенда хәбәрсез югала, диелә.

 

Тагын укыгыз:

Бәхетлеләрнең тәтәйләре янәшәдә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев