Бессмертный полк. Кряшены. Губин Алексей Яковлевич

Губин Алексей Яковлевич (15.03.1913 - 28.08.2005)
Бабам - Алексей Яковлевич Губин 1913 елның 15 мартында Мамадыш районы Албай авылында туа. Мәктәпне яхшы гына тәмамлаганнан соң, Казан педагогия училищесында укып, Комазан башы авылына укытучы итеп билгеләнелә.
1939 елның 17 октябрендә Фин сугышына китә, 1941 елда инде Бөек Ватан сугышына алына. Янында гына бомба шартлап, яралана, контузия ала. Сәмәрканд госпиталендә дәвалана. 1942 елның көзендә култык таякларына таянган, калтырап торган солдатны ике медсестра Комазан башына кайтарып куялар.
Берничә елдан соң, Казанда башына операция ясап, бераз хәлләнә төшкәч, 1943 елдан яңадан укыту эшенә керешә. 41 ел буе Комазан башы авылында башлангыч класс балаларын укыта, мәктәп җитәкчесе дә була.
Аның чиксез күп орден-медальләре арасында, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен һәм Бөек Җиңүнең 40 еллык юбилеена багышланган, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены да бар.
2005 елның 28 августында 92 яшендә бакый дөньяга күчә. Бабам соңгы көннәренә кадәр яхшы зиһенле, хәтерле була. Аның, олыгайгач та, балаларына, оныкларына атап язган дүртюллыклары - җырлары әле дә бездә иң кыйммәтле мирас булып саклана. Аларның кайберләрен сезгә дә тәкъдим итәм.
***
Ян тәрәзә төпләрендә
Гөлләр чәчәк аттырам.
Балаларым, сезне уйлап,
Төннәрне таң аттырам.
***
Утырсам, уйларга батам
Алдымда кош уйнатам.
Бер булмаса бер булыр, дип,
Җырлап күңлем юатам
***
Су буендагы бакчама
Утырттым мин баланнар.
Озын юлга китәм инде,
Сау булыгыз, балалар.
***
Яшел чирәм өсләрендә
Алма тәгәрәтеп уйнагыз.
Мине искә алган чакларыгызда,
Язган җырларымны җырлагыз.
***
Тәрәзәләрне ачып мин сызгырдым,
Болын печәннәре кипсен дип.
Болын печәннәре кипте инде
Миңа да китәр вакыт җитте инде.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 11:11Валерий Шрыков: Гүзәл белән кабен койдырдык Мамадыш районының Шәдче авылы җирлеге башлыгы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Валерий Шрыков күптән түгел гомер бәйрәмен – 50 яшьлек юбилеен билгеләп узды11300
-
28 февраль 2021 - 06:58Татар дәүләт филармониясендә Лидия Әхмәтованың иҗат кичәсе булачак Концертта филармониянең джаз-оркестры, Татарстанның атказанган артистлары, Халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары катнашачак7500
-
28 февраль 2021 - 06:50Кәрәзле телефонның зыянын киметү өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бүгенге көнне кәрәзле телефоннарсыз күз алдына китерү кыен. Кем өчендер телефон аралашу чарасы гына булып торса, күпләрнең эшчәнлеге телефон белән тулаем бәйле4700
-
28 февраль 2021 - 06:30Происхождение фамилий нагайбаков: Яковлев Самые распространённые фамилии жителей Остроленского сельского поселения: значение и происхождение фамилии Яковлев4300
-
28 февраль 2021 - 06:16Фотоларда керәшен тарихы - Бахта авылы үзешчәннәре Узган ел, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, үзебезнең “Туганайлар” газетасындагы “Гасыр җөзе” дигән махсус рубрикада керәшеннәрнең элекке тормышын, көнкүрешен чагылдырган фотолардан архив туплый башлаган идек4800
-
28 февраль 2021 - 06:01Из истории деревни Комаровка Мамадышского района Известна с 1762 года. До 1860-х годов жители относились к категории государственных крестьян. Занимались земледелием, разведением скота, лыко-мочальным промыслом8800
-
27 февраль 2021 - 11:07Питрәч керәшеннәре айлыгы тәмамланды Җырчы Җәкәү йортында матур концерт оештырылды10500
-
27 февраль 2021 - 10:11Василий Иванов белән блиц-сораштыру Тракторист-профи, блогер Василий Ивановтан кызыклы сораулар ишеттек8400
-
27 февраль 2021 - 09:118 мартка нәрсә бүләк итәргә ярый һәм ярамый? Киләсе атнада кабат озын бәйрәм яллары көтә, җәмәгать. Бу юлы инде гүзәл затларыбызны тәбрикләячәкбез. Якыннарыңны нинди бүләк белән сөендерергә? Бәйрәм кәефен бозмас өчен, 8 март көнне нинди бүләк бирүдән сакланырга?7300
-
27 февраль 2021 - 06:57Ансамбль «Натукай» сохраняет народную культуру кряшен В феврале 2011 года талантливыми женщинами, коренными кряшенками села Назаровка, в целях сохранения народных традиций, обрядов и обычаев кряшен был создан фольклорный ансамбль «Натукай» (перевод - Наталья) на базе сельского клуба села Назаровка10201
-
27 февраль 2021 - 06:48Елизавета Малова туган авылында иҗат кичәсе уздыра 7 марта шагыйрә Елизавета Малованың ижат кичәсе булачак.17301
-
29 гыйнвар 2021 - 14:23Открытие клуба в селе Бахта
-
26 февраль 2021 - 16:12В Казани откроется выставка художника-чеканщика Александра Иванова «Гостеприимный Татарстан»Выставка продлится до 28 марта 2021 года11000
-
26 февраль 2021 - 06:29Йомырканы суыткычта сакламагыз Ни өчен алай эшләргә ярамаганын белә идегезме?26000
-
27 февраль 2021 - 06:48Елизавета Малова туган авылында иҗат кичәсе уздыра 7 марта шагыйрә Елизавета Малованың ижат кичәсе булачак.17301
-
28 февраль 2021 - 11:11Валерий Шрыков: Гүзәл белән кабен койдырдык Мамадыш районының Шәдче авылы җирлеге башлыгы, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе Валерий Шрыков күптән түгел гомер бәйрәмен – 50 яшьлек юбилеен билгеләп узды11300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Редакция газеты "Туганайлар"
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС77-67918 от 06.12.16
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Губина Юлия Юрьевна
Адрес редакции: 420066, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон редакции: (843) 222-09-84 (доб. 1552), 222-06-07 - главный редактор
(843) 222-09-84 (доб. 1551) - журналисты
Электронная почта редакции: tuganaylar@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика