Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк

Бесмертный полк. Кряшены. Волков Алексей Михайлович (1920-1986)

Әтием Волков Алексей Михайлович ТАССРның Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында 1920 нче елның 16 январенда укытучылар гаиләсендә туган.

1937 нче елда Питрәч районының Чыты җидееллык мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан Педагогия техникумына укырга керә.1938-1939 нчы уку елында Казан педагогия техникумын Алабуга Педагогия техникумына кушалар. Һәм Алексей Волков укуын Алабуга Педагогия техникумында дәвам итә.

1940 нчы елның 15 октябренда Алабуга хәрби коммисариатының чакыруы буенча Кызыл Армиягә хезмәт итәргә китә һәм Орёл өлкәсенең Олсуфьево станциясендә ШМАСта (Школа младших авиационных специалистов) укый башлый.

1940-1941 нче елларда Орёл шәһәрендә 120 нче укчы дивизиясенең 540 нчы полкының станковый пулемёт взводында хезмәт итә. Пулемёт взводында “Максимка” һәм “Дигтярёв” пулемётларын яхшы өйрәнә. Шул ук елны Орёл шәһәрендә 120 нче укчы дивизиясенең 540 нчы полк мәктәбендә укый.

“Армия безне дөньяны танып белергә, алда торган барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга өйрәтте”, – дип әйтә иде әти.

1941 нче елның июнь аенда махсус комиссия аша үткәннән соң Воронеж өлкәсенең Борисоглебск шәһәренә Башлангыч очу мәктәбендә укып чыга.

1941-1943 нче елларда Алексей Михайловичка 439 һәм 788 нче истребитель авиация полкларында хезмәт итәргә туры килә. 439 нчы полкта аны Ленин комсомолы сафына алалар. 1942 нче елда Сталинград өчен, 1943 нче елда Курск дугасы өчен барган каты сугышларда актив катнаша. Сугыш вакытында 439 нчы, 788 авиаполкларында һәм 907 нче махсус авиаполкында укчы, авиамеханик һәм “У–2” самолётында очучы була. 350 сәгатьтән артык сугышчан очыш ясый.

“1942 нче елның август айларында дошман Сталинградны бик каты бомбага тота башлады. Дошман бомбалары Волгага килеп төшеп суны багана кебек югарыга тотып чөя. Пристань янында носилкага салынган яралы солдатларны пароход белән тылга, госпитальгә озатырга җыеналар. Алар носилкаларда бик авыр хәлдә ыңгырашып яталар иде. Дошман самолётлары яңадан килеп бомбага тота башладылар. Байтак кына яралы солдатлар һәлак булды. Тыныч яшәүче халыклардан да үлүчеләр күп иде. Сталинград сугышыннан соң 1943 нче елны мине яңа оешкан 907 нче махсус истребитель авиация полкына җибәрделәр. Башта укчы (стрелок), аннан соң пушкалар һәм пулемётлар буенча мастер булып эшләдем. Пушкаларны һәм пулемётларны яхшы белгәнлектән командование мине 907 нче полкның 3 нче эскадрельясына механик итеп билгеләде. Бу авиациядә шулай ук бик җаваплы эшләрнең берсе булып санала. Һава сугышларында пулемётларның һәм пушкаларның һәрвакытта да төзек булуы бик мөһим. Пулемётлар һәм пушкалар винт аша атарга җайлаштырылганнар. Шунлыктан аларны установкага беркеткәннең соңында атканда пулялар һәм снарядлар винтка тимичә үтеп китсен өчен пулемётларны һәм пушкаларны регулировать итәргә кирәк...”,- дип сөйләгән иде.

Киев һәм Минскны азат итү өчен барган сугышларда катнаша һәм сугышны Берлинны алу белән тәмамлый.1945 елның 9 нчы маенда “Җиңү көнен” Германиянең Вормсфельде шәһәрендә каршылый.

1946 нчы елның 31 августында Алексей Волков Совет Армиясеннән демобилизацияләнеп туган авылына кайта.

1941-1945 Бөек Ватан сугышында немец фашист басып алучыларына каршы актив сугышкан өчен Ватан сугышының 3 дәрәҗәдәге ордены белән һәм “За боевые заслуги”, “Сталинград”, “Берлинны алу”, “Германияне җиңү” һәм башка бик күп медальләре белән бүләкләнә. 1970 нче елда Владимир Ильич Ленинның юбилей медале бирелә.

Алексей Михайлович Волков үзенең хезмәт юлын балалар укытуга багышлый. 1947-1951 нче елларда Корноухово районының Татар Янтыгы, Ш-Тулуш авылларында укытучы, 1951-1955 нче елларда Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылына укытучы булып кайта һәм мәктәп мөдире дә булып тора.

1955-1976 нчы елларда Питрәч районының Чыты сигезъеллык мәктәбендә тарих фәне буенча укытучы булып эшләп ала. 1976-1980 нче елларда  кабат Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылында укытучы булып эшли. Рәсем, немец телен укыта.

     1986 елның 9 декабрендә үлде.

 Казакова Наталья Алексеевна, кызы

Фотолар гаилә альбомыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев