Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк. Кряшены

Үлемсез полк. Керәшеннәр: Василий Чумаров

Чумаров Василий Петрович 1920 елның 24 апрелендә Теләче районының Янсуар авылында туа.

1928 елны Янсуар мәктәбенә укырга керә. 1935 елны мәктәпне тәмамлагач, Арча педучилищесында укый.

Хезмәт юлын Теләче районының Орымширмә авылында башлангыч класс укытучысы булып башлый.

1940 елның 15 декабрендә Кызыл Армия сафларына чакырыла. Ленинград шәhәрендә хезмәт итә. Бөек Ватан сугышы башлануга фронтка кушыла.

Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 январенә кадәр – 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр көннәр була.

Камалышның беренче көннәреннән ук фашистлар шәhәрне вәхшиләрчә бомбага тота башлыйлар. Иң кыены – сугышчыларны hәм шәhәр кешеләрен азык­-төлек белән тәэмин итү. Булган запас тиз арада юкка чыга.

Василий Чумаров ( үзе яраткан Ленинград шәhәрен, үзе сөйләгәннән) камалышта калган шәhәрне саклап калуда hәм аны азат итүдә бик күп көч куя. Бу чорда ул 72 отд. радио б- н ВНОС ЛН ПВО да хезмәт итә. Хәрби званиесе – сержант була. Артиллериядә утны корректировкалау вазыйфасын башкара.

Чумаров Василий Петрович немец илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы, тырыш хезмэәе өчен СССР Югары Советы Президиумы боерыгы (22 декабрь 1942 ел) нигезендә “За оборону Ленинграда” 8 июль 1943 ел, медаль “За победу над Германией в Великой Отечественной войне” 1941- 1945 г. орден “Отечественной войны” ll cтепени белән бүләкләнә.

Туган якка Жиңү яулап, капитан званиесе белән кайта.

1948 елда Теләче районының Мирәтәк авылы кызы Екатерина Николаевна белән кавышып, тормыш корып яши башлыйлар. Алар икесе дә күрше Кибәч авылы мәктәбендә укучыларга белем hәм тәрбия бирәләр. Василий Петрович шушы мәктәптә директор булып эшләп лаеклы ялга чыга. Алар өч ир бала тәрбияләп устерәләр.

1995 елның 19 августында Василий Чумаров вафат була.

 

Екатерина Яковлева.

Питрәч районының Янсуар авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев