Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк. Кряшены

Үлемсез полк. Керәшеннәр. Георгий Серебряков

Георгий Георгиевич сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

Георгий Серебряков 1924 елның 7 ноябрендә Зәй районы Федоровка авылында туган.

19 яшьлек егетне 1943 елның гыйнварында сугышка алалар. 34нче укчылар гвардиясе составында сугышның башыннан ахырына кадәр катнаша. Сугыштан соң авыл хуҗалыгы институтына укырга кереп, агроном белгечлеген ала. Сарсаз-Баграж авылына агроном итеп эшкә җибәрелә. Биредә ул гомере буе агроном булып эшли. Сарсаз-Баграж авылы кызы Анна белән кавышып,  биш бала тәрбияләп үстерәләр.

Тормыш иптәше Анна Николаевнага  Бөек Ватан сугышы башланганда 17 яшь була. Яшьлек еллары дәһшәтле сугыш чорына туры килә. Бу вакытта ул төрле эшләр башкара. Авылда өч ел хат ташучы да булып эшли. Анна әби ул вакытларны авырлык белән искә ала торган була: "Кара пичәтле хатларны хуҗасына ничек бирергә икән дип йөри идем," - ди ул. Чөнки сугыш вакытында хат ташучыны берәүләр шатланып көтсә, икенчеләр курку белән көтә торган була. Шуннан соң җиде ел Яраслауда торф чыгаруда була. Авылга туганнарын күрергә дип кенә кайткан җиреннән Аннаны Георгий кире Яраслауга җибәрми инде.

Серебряковлар 40 елдан артык авылда үрнәк гаилә булып, бер-берсен аңлап, хөрмәтләп яшәделәр.

Георгий Георгиевич сугышта алган яралары сәламәтлегендә чагыла. 74 яшендә вафат була.

-Без – балалары, оныклары әтиебез батырлыгы белән горурланып яшибез, аның орден-медальләрен кадерле ядкарь итеп саклыйбыз. Илебезгә җиңү яулаучы, безгә тыныч тормыш бүләк итүче батырларбызның исемнәре, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен. Бүген дөньялар тыныч, күкләр аяз булып, мобилизацияләнгән егетләребез исән-имин туган якларга кайтсыннар иде дип телибез, ди ветеранның кызы Лидия Георгиевна.

Клара Ермолаева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев