Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Бессмертный полк. Кряшены

Үлемсез полк. Керәшеннәр. Александр Харитонов

Александр Иванович Харитонов 1926 елда Сарсаз-Баграж авылында туа.

1941 елда авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм 15 яшьлек яшүсмер шул ук елда Петровка спирт заводында эшли башлый. 1944 елның гыйнварында Кызыл Армия сафларына мобилизацияләнә. Бөек Ватан сугышында автоматчы-укчы булып катнаша. Сугышчан юлын Венгрия территориясендә башлый. Артиллерия һөҗүме вакытында командование белән элемтә линиясенә зыян килә. Батальон командиры боерыгы буенча дошманның көчле уты астында Александр Иванович, үз тормышын куркыныч астына куеп, элемтә линиясен торгыза. Һәм бу адымы безнең гаскәрләргә алга таба һөҗүм ясарга мөмкинлек бирә. Әлеге батырлыгы өчен кыю егет “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

III дәрәҗә Дан ордены Александр Харитоновка дошман позицияләренә һөҗүм вакытында үзе яраланган хәлдә авыр җәрәхәтләр алган батальон командирын сугыш кырыннан алып чыккан өчен бирелә.

-Әтинең истәлекләреннән: "Бу Венгриядә, Балатон күле янында булды. Ике көн яңгыр яуды. Окопларда су тездән, без – солдатлар куышлар казып, азрак корырак урынга ятарга өлгердек. Күрәмсең, арылган, каты йокыга киткәнмен. Мине иптәшем тавышы уятты: “Харитоша, киттек, чигенәбез". Һәм ул гаҗәпләнеп: “Син, Харитоша, һәрвакыт монда булдыңмы?” – дип сорады. Безнекеләр запас позицияләргә чигенгән булып чыга, ә немецлар ни өчендер безнең окопларны алмаган, күрәсең, безнең чигенүебез турында белмәгәннәр. Ә безнекеләр яңадан үз позицияләренә кайттылар. Менә шулай, мин яңадан тудым. Фронтта нинди генә хәлләр булмады”, - дип ветеранның хатирәләре белән уртаклашты улы Радий Александрович.

Александр Харитонов сугыштан туган якларга 1951 елда гына әйләнеп кайта. Гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Тарих фәненнән укыта, 12 ел мәктәп директоры булып эшли. Авылда яңа мәктәп төзетә, сигезьеллык мәктәпне унъеллык мәктәп итеп ачуда зур тырышлык куя. Россиянең халык мәгариф отличнигы исеменә лаек була. 2002 елда Сарсаз-Багражда вафат була.

Клара Ермолаева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев