Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

“Жазыгын Ходай кичергән кеше, теле белән жумаламаган кеше – бәхетле”

Чиркәүләрдә, келәүләрдә булмыйча калган, священник сүзләрен тыңлый алмаган кешеләргә укылырга тиешле үгет.

Үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелә. Аны Татарстан Митрополиясенең керәшен миссяисе җитәкчесе Павел әтей ЧУРАШОВ әзерләде. 

Бӧгӧн укылган Евангелiедя, туганнар, Iисусъ Христосныҥ бер сансызны тӧзятеӱе турысында äйтелде. Ходайыбыз Iисусъ Христосъ, Гадара жагындагы ике женне кешенеҥ женнярен кыуыб чыгарганнан суҥ, Капернаумъ каласына киткян. Анда бер ӧйдя утырган чагында, Аныҥ жанына санын кузгата алмаган чирле кешене дюрт кеше урны белян кютяреб китергянняр. Китереyчелярнеҥ ышаныуын кюреб, Iисусъ сансызга äйткян: «Улым, курыкма, жазыкларыҥ кичереля». Сансыз шул сяттюк сауыккан, Анда княгячелярнеҥ бер-ауыгы утыра икян, алар ӱз кюҥеллярендя уйлаганнар: «Ул ник былай Алланы курлый? Бер Алладан бютян кем жазыкларны кичеря алыр?». Iисусъ аларныҥ ней уйлаганнарын белеб, аларга äйткян: «Сез кюҥелегездя ник алай уйлыйсыз? Ней асатрак?» Сансызга: «Жазыкларыҥ кичереля дибме? Äлля тор да, урыныҥны алыб кит диб äйтеyме? Äммя Адям Улыныҥ жир ӧстӧндя жазыклар кичерергя кыуаты барын сез белсен диб äйтямен, — дигян дя, сансызга äйткян. — Тор да, урыныҥны алыб, ӧйӧҥя кайт». Ул шундук торган да, урынын алыб, барысы алдында чыгыб киткян" (Мө. 9, 2-8).

Эй, туганнар! Бу сансыз ней эшляб Ходай аҥар жазыкларын кичереӱ белян сауыкты икян? Ауыртыу, сызланыу, äлля жугыйса, жазыклар какында була микян? Эйе, туганнар, ауыртыуныҥ, рянжеӱнеҥ сябябе, кюбесенчя, жазыклардан була шул, жазык какында кеше чиргя сабыша шул.

Тӧб аталарыбыз Адамъ белян Ева жомакта торганда, ауыртыу, сызланыу кюрмягянняр, чирнеҥ ней икянен дя белмягянняр, гел рахяття гня торганнар. Äммя шайтан которганга караб, Алла кушмаган агачныҥ жимешен ашаб, Алла бойорогоннан жазгач, аларныҥ уйлары караҥгыланган, кюҥелляре усаллыкка тулыланган, тӧрлӧ чирляр дя тея башлаган, ауыртыуныҥ да ней икянен белгянняр. Дӧрӧс хӧкӧм итеб, äр-кемгя эшеня кюря кайтарыучы Ходай Алла, тӧб аталарыбызны жомактан кыуыб чыгарганда, анабыз Евага äйткян: «Жӧклӧ чагында сиҥа кюб кайгы-хäсрятляр, каты сызланыулар кюргезермен, каты азаб белян бала туыдырырсыҥ, иреҥ иркендя торорсоҥ. Ул сиҥа баш булыб торор». Аннары Ходай Адамъ атага äйткян: «Синеҥ какында жир кäгäрляӱле булсын, гумереҥ буйынча азыкны азаб белян табыб ашарсыҥ, жир сиҥа тигяняк, кычыткан ӱстерсен, син инде кыр ӱляме белян туйныб торорсыҥ. Алынган жиреҥя кабат кайтканчы, маҥгай тиреҥне чыгарыб эшляб, икмягеҥне ашарсыҥ». Аннары аларны алынган жирлярендя эшляргя рäхят жомактан кыуыб чыгарган. Шулай итеб, Адамъ белян Еваныҥ жазыкланыулары какында, дӧньягя äр-тӧрлӧ чирляӱляр, какшаулар таралган, шунныктан алардан ӱрчегян калыклар да тӧрлӧ чирляр белян чирлей башлаганнар. Бу турда апостолъ Павелъ дя былай äйтя: «Бер кешедян бӧтӧн дӧньягя жазык жяйелгян, жазык белян ӱлем дя кергян».

Алай булгач, туганнар, жазык бик жаман нястя икян, ул тӧб аталарыбызны дя харяб иткян, аларны дя чиргя, кастага сабыштырган, жомактан да коро калдырган. Шул тӧб аталарыбызга кергян жазык безгя дя таралган, ул безгя дя кереб урыннашкан, шунныктан ул безне дя какшауландыра, сау башыбызны кастага сабыштыра, жя бер тӧрлӧ, жя икенче тӧрлӧ чир тейереб, безне дя, бӧтӧн дӧньядягелярне дя ауыртыуда-сызланыуда тота. 

Жазык дигян сюз ней икян? Аны ничек аҥнасы икян? Жазык дигян сюз, законсызлык дигян сюз була, Алла кушканча тормойчы, Аныҥ бойорокларын кылмыйчы, ӱзеҥ дигянчя жӧрӧб, ӱзеҥ белгянне гня кылыб тороу, Аллага карышы килеӱ була, мына шул эшляр aдямне Алладан айыра, кешенеҥ кюҥелен усаллыкка, äшякелеккя тулыландыра, тяненя каты чирляр, жаман ауырыулар тейеря; äр-бер чирнеҥ анасы жазык шул.

Бу сюзлярне эшеткяч, мына бу бӧгӧн Евангелiедя укыган сансызныҥ да жазыклары какында азабланганы айырмачык билгеле булды. Ходай аҥар жазыкларыҥ кичереля дигяч тя, ул чиреҥнян сауыгыб, жӧрӧй башлаган, аныҥ шул бар азабыныҥ сябябе жазык какында булган, äммя жазыклары беткяч, аныҥ тяне дя, саны да сауыккан, ул элгярегечя сау-таза булган. Бу турда Давидъ пагямбяр дя былай äйтя: «Законсызланыулары кичерелгян кеше, жазыклары бетерелгян кеше — бахетле. Жазыгын Ходай кичергян кеше, теле белян жумаламаган кеше — бахетле» (Пс. 31, 1-2).

Жазык äр-бер чирнеҥ анасы булгач, чирнеҥ башы жазыктан булгач, жазык кылыудан бик сакланыйык. Тянебезгя — чир, жаныбызга усаллык тейермяс ӧчӧн, Алла бойорокларынча тӧрӧб, Ул кушканны гна кылыб, арыу, изге эшляр гня кылыб, ӱзебезне-ӱзебез бик сак тотойок. Äгяр дя шайтан которогона алданыб, бер-бер турыдан жазык кыла калсак та, аны ӱзебездя озак тотмойок, äммя Алла Христоска инялеб, аны ӱзебездян äрчейек, жылый-жылый ӱкенеб, аны Аллага кичертейек.

Äгяр дя гумер эчендя бяля-каза, кайгы-хасряткя тӧшсяк тя, жя каты чирляргя туры килсяк тя, Аллага зарланмыйык, äммя торган жаныбыз, бар уйыбыз, исябебез белян ышаныб, чын кюҥелдян Аҥар ӱтенейек. Киряк äйберлярен сорарга, житешмягян жирляребезне äйтергя шушы арыу чиркяyгя äлдян-äле жoрoйoк. Чиркяӱгя кергяч, иҥ элеке: «Эй, Ходай, жазыкларымны кичеря кюр, эй, Ходай, миҥа да саулык, тазалык биря кюр» диб, Аҥар жалбарыйык. Шулай итсяк, Ходай жазыкларыбызны да кичерер, саулык, тазалык та бирер, эшляребезне дя алга жибярер, бу дӧньядя дя булышыб торор, ӱлгяч тя зур изгелеген салыр. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев