Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Ышанып чумылган — котылыр

Чумылу җәшереге турында

Күпләребез чумылуны ата-аналардан калган традиция кебек кабул итә. Ягъни, минем атам чумылгач, мин дә, минем балаларым да  чумылырга тиеш. Традицияләрне саклау – матур күренеш. Ләкин чумылу ниндидер традицияләрдән күпкә җитдирәк нәрсә. Ул кешенең тормышы, аның рухи дөньясы белән нык бәйләнгән. Җәшерекнең асылы нәрсәдә? Кешегә ул нәрсә бирә? Ни өчен кеше чумылырга тиеш? Әлеге сорауларга Тихвин Алла Анасы иконасы чиркәвенең икенче священнигы Владимир ИВАНОВ җавап бирде. 

– Иисус Христос туганчы, адәм заты ничек кенә тәртипле тыйнак торса да, тәмугка төшәр дәрәҗәгә җиткән була. Иисус Христос, тәнләнеп, безгә килеп, Алланың иркен белдергән. Барлык кешеләр котылсын, дип теләгән. Котылыр өчен нәрсә эшләргә була? Алла белән килешергә кирәк. Ходай: “Мин сезгә Иисус Христос аркылы үземнең иркемне белдерәм. Күк патшалыгы сезгә ачылган. Анда керү өчен боерыкларны тотарга кирәк. Аларны тоту алдыннан, иң элек, сезнең җазыклар кичерелсен”, – дигән. Чумылдырылганда кешеләрнең җазыклары кичерелә. Кеше күк патшалыгына бара торган юлга чыккан төсле була. Чумылганда кеше яңадан туа. Динсез яшәгән кешенең җаны үлә. Шуңа күрә чумылганда кеше ышанып, яңадан туарга, җазыклы тормышын, җазыклы гадәтләрен  калдырырга тиеш.

Чумылу – Алла белән килешү кебек тә. Ходай: “Мин сиңа җазыкларыңны кичердем. Моннан ары җазыкларга ауышмаска тырыш. Җазыкларга ауышмыйча, патшалыкка туры барырсың”, - дип әйтә. Кешенең күңеле чак булганга күрә, ул тырышса да, җазыклар кылмыйча яши алмый шул. Дөньяда Алла белән пәриштәләр генә түгел, котыртучы җеннәр дә барлыгын онытмаска кирәк. Җеннәр, безне котыртканда, үзләренең барлыгын сиздертмиләр. Шуңа күрә, без үзебез шулай уйлыйбыз, дип тоябыз. “Син миңа тәүбәгә килсәң, мин сиңа җазыкларыңны кичерәм”, – ди Ходай.

Күктәге патшалыкка чумылмыйча барып булмый.  Ходай әйткән: “Ышанып чумылган кеше котылыр, ышанмаганы котылмас”. Ышану – Алланың барлыгын тану гына түгел, ә ул кушканча яшәргә тырышу. Безнең җан белән тән бергә кушылган килеш. Җан тазарынса, тәннәребез дә тазарына. Җаныбызда җазык булмаса, без авыртмабыз да. Ләкин без авыртмас өчен чумылмыйбыз, күктәге патшалыкка керү, Алланың халкына кушылу, Алланың мәндәсе булу өчен чумылабыз.

Чумылгач, һәрбер кешегә үзенең саклаучы пәриштәсе бирелә. Ләкин шул вакытта безгә бер җен ябыша. Җенне безгә Алла бирми. Әлеге җен безне һәрчак төрле яктан сынап тора. Сыналу безгә файдалы. Чумылганда безнең җазыкларыбыз кичерелсә дә, нәпесләребез бетерелми. Җазыкка ауышмаска әле энергияләребез бетмәгән була. Җен безне котыртканда, без аны тыңламыйча, Алланың иркендә калырга тиешбез. Шулай без тазарынабыз, рухларыбыз ныгая.

Кайчан чумылырга кирәк?

Бала булып та, олы яшьтә дә чумылырга була. Иртәрәк чумылган кеше, иртәрәк җәшерекләргә кушыла. Чумылган кеше өлеш тә алачак, яшьтән үк дингә ияләнә башлыячак. Бер яктан карасаң, кеше үзе аңлап, Аллага үз иркен белдереп, “мин үзем телим” дип килсә, күпкә яхшырак та. Чөнки олы кеше чумылуга – үз аңы белән, элекке тормышы өчен чын күңелдән үкенеп һәм үзенең тормышын Христос боерыклары буенча үзгәртергә теләп бара. Священник олы кешедән: “Шайтаннан, җеннәрдән бизәсеңме?”, – дип өч тапкыр сорый. Сораган саен, кеше: “Бизәм”, – дип җавап кайтара. “Христоска кушыласыңмы?” – ди.  “Кушылам”, –  дип аңлап әйтә. Бала шулай дип әйтә алмый. Кеше аңлы яшькә җиткәнче, аның өчен урсаталары, урсаналары сүз бирәләр. Шуңа күрә дә олы кешегә урсата белән урсана кирәк түгел. Урсата, урсана дип без халыкта гына әйтәбез. Русча алар “восприемник”лар, безнеңчә, кабыл алучылар була. Чумылгач, баланы, иң беренче кулына шулар ала.

Православие законы буенча, малайга – урсата, кыз балага урсана булырга тиеш. Әмма Россиядә моның үз традициясе булган. Чумылгач, кеше тормышка яңадан туа, дидек. Шуңа күрә, яңадан туганнан соң, баланың тән буенча атасы да, анасы да булган кебек, урсатасы да, урсанасы да булырга тиеш дип караганнар.

Ничек әзерләнергә?

Чумылуга кечкенә бала берничек тә әзерләнә алмый. Аның ата-анасы гына кайбер тәртипләрне үтәргә тиеш. Мәсәлән, барасы көн алдыннан ата-ана якынлык кылмаса әйбәтрәк була. Үзеңнең гаиләңә, якыннарыңа бәйле булган чарага чиркәүгә барганда, күңелең дә, тәнең дә таза булырга тиеш. Олы кешегә чумылыр алдыннан, өч көн ураза тотса, яхшырак. Тотмаса да, аны кире борып җибәрмиләр.

Урсата белән урсана Ходайга ышанучы кешеләр булырга тиеш. Сайлаганда аларның православ христиан булуына, Христос боерыкларын дөрес тотып яшәүче кеше икәнлегенә игътибар бирергә кирәк. Динсезләр, чумылмаганнар, башка диндәгеләр, яше  җитмәгәннәр урсата белән урсана була алмый. Отырыдан отыры без өлеш алып торабыз. Өлеш алу кешене аруландыра, дәүләт белән тутыра. Шуңа күрә ул көнне, күңелләр аруырак булсын дип, урсата белән урсанага алданрак өлеш алырга кирәк. Өлеш ала алмасалар, иманнар укып булса да килергә тиешләр.

Хатын-кызның кырык көнгә кадәр тазарыну көне була. Кырык көн узгач, хатын-кызга чиркәүдә иманнар укыла. Шуннан соң гына ул чиркәүгә керә ала. Чиркәүдә баласын чумылдырганда ананың баласы янында торасы килсә, кырык көн узганын көтә. Юк икән, анасы ишек янында, керү юлында карап кына тора ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев