Туганайлар

Язгы Микулы

22 май – Кодрәтләр кылучы Николай әүлиянең куәтләрен Ликиянең Мир шәһәреннән Бар каласына күчергән көн. Керәшеннәр бу көнне Язгы Микулы дип атый. Николай Чудотворец – могҗизалар тудыручы, Алладан соң кешеләрне икенче яклаучы, игенче һәм терлекчеләрнең химаячесе, су хуҗасы дип санала. Элек авыл халкы язгы кыр эшләренә Микулының ничек килүенә карап керешкән

Николай әүлия дөньяда бик җуаш торган, сабырлыклы булган, һәркемгә һәр турыда булышкан, һәрбер читеннектә иреклей түзгән, шуның белән җирдә дә, күктә дә ул зур данны булган. Дөнья малын җыймаган, ашау-эчүгә кызыкмаган, шуның буенча күктә бар кешеләрдән артыграк мал җыйган.

Безнең арада күп кешеләр җирдә үзен даннандырыр өчен, үзен кешегә билгеле итәр өчен әллә ни кыланалар, төрле әмәл, төрле хәйлә коралар, әмма мәңге тормыш данын алсам иде дип искәрмиләр. Бу җирдә ни хәтле оста, ни хәтле белемле кешеләр булганнар, тик алар үзләре үлгәч, аларны берәү дә исенә төшерми. Әмма изге ата Николайны шул хәтле күп елдан бирле искә төшереп, бөтен дөньядагы кешеләр данныйлар.

Шундый зур исем ничек тапты икән ул? Без генә түгел, аны еврейлар, араблар, төрекләр, татарлар, җалган диннеләргә чаклы беләләр, дөньядагы бар халык аңа сыена, барысының да ул күңелен булдыра. Ул күктә дә, җирдә дә бик билгеле, без җазыклылар гына түгел, пәриштәләр дә аны мактыйлар. Николай әүлия шулай мәңгегә данны торыр. Шул хәтле зур исемне ул байлык белән, сабырлыгы, җуашлыгы белән тапкан. Карасаң, кече күңелле булып йөрүчеләр безнең арада да юк түгел, алар тик кеше алдында гына, кылмышлары белән генә кечеләнеп күренәләр, эчләрендә башканы уйлыйлар.

Изге Николай Ходайга ни белән җараулы булды икән? Ул бер чакта да берәү белән дә рәнҗешле булмаган, берәүнең дә хәтерен сүзе белән дә, эше белән дә калдырмаган, берәү белән дә ызгышмаган; ул түзем булган, кешегә җагымлы булган, гел ару сүзләр генә сөйләгән, аның бар эшендә дә Ходайны сөйгәнлеге күренгән, шуның белән Ходайга җараулы булган, Ходай аны күктәге зур сөенечле урынга күтәргән.

Изге атабыз Николай җирдә җарлылыкта торып, күктәге байлыкны тапкан. Нигә бу күп кеше баер өчен ерак юлга китә, кайсы сату итә, кайсы ашлык чәчә, кайсы башын авырттырып төн йокламый мал исәбендә утыра? Изге Николай бар нәрсәсен җарлыларга биреп, үзе нужа торып, һәрбер читеннеккә түзгәне өчен Ходайның изгелеген тапкан. Хәзер инде төрле халык аңа күп малын бирәдер. Аның исеменә ни хәтле чиркәү салалар, тәредәге төсен алтынлап, көмешләп матурлыйлар, аның хакына җарлыларга садака бирәләр, бүтән күп яхшылык та кылалар. Һәрбер православный үз өендә изге Николайның төсен тота, бар да төсенә карап, “минем өчен Аллага инәл, Ул минем җазыкларымны кичерсен иде”, дип, аңа инәләдер. Ул сораганны буш калдырмый. Бүгенге көнне бөтен дөнья халкы сөенәдер.

Николай әүлия дөньяда нинди урында булган? Ул Ликиянең Мир атлы каласында архиерейлеккә куелган. Архиерей чагында ул купшы тормаган, бар нәрсәсен җарлыларга өләшкән, кеше белмәсен дип, әйберсен аулакта гына биргән. Ни өчен бүгенге көндә аны зурлыйлар, данныйлар? Аның исеменә дип күп чиркәүләр салалар, төсен тәрегә төшереп, алтынлап, көмешләп, төрле асыл ташлар белән матурлыйлар, аның исеменә хәер бирәләр, шәм яндыралар. Әгәр дә без аны тиешлечә кадерләсәк, ул безнең өчен Ходайга инәлер, җазыкларыбызны кичерттереп, безне изгеләр рәтенә куйдырыр.

Ул инде күктә олы дәүләт, зур сөенеч алган, безнең җитешмәгән җиребезгә дә булышып, рәхимен кылып тора, шуңа күрә аны кадерлибез, аңа инәләбез. Барыгы да аңа инәлегез, аңа үтенегез, җаныгыз ни кирәксенә, шуны теләгез, бар теләгән нәрсәгезне Ходай, сөекле мәндәсе изге Николай хакына, сезгә бирер. Ул бездән тик ышануны гына көтә, ышанып чын күңелдән инәлсәк, сораган нәрсәбезне Ходайдан алып бирергә әзер тора.

Эй, туганнар! Безнең дә тормышыбыз аныкы кебек изге булсын иде, аның кебек Алланы чын күңелдән сөйсәк иде. Николай әүлия бар кешене дә шул хәтле
сөйгән, алар өчен үз җанын бирергә әзер торган. Без ничек соң? Без бер-беребезне шулай сөябезме? Дошман күрмибезме? Ул байлыкны кайгыртмаган, без көн дә шуның артыннан уздырабыз; ул көн дә көнне җазыксыз үткәрергә тырышкан, ә без җазыктан сагаймыйбыз.

“Поучения на кряшенском языке” китабыннан.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: