Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Христос үзенең Апостоллары итеп ни өчен гади кешеләрне сайлаган?

Әлеге үгеттә Иисус Христосның Петр, Андрей, Иаков һәм Иоанны апостоллыкка сайлаганы турында язылган. Алар барысы да гади кешеләр, балыкчылар булган. Христос ни өчен байларга, укымышлыларга өстенлек бирмәгән, ә гадиләрне зурлаган?

Үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелә. Аны Татарстан Митрополиясенең керәшен миссяисе җитәкчесе Павел әтей ЧУРАШОВ әзерләде.  

Троицадан суҥ 2-нче атнага ӱгет.

Бӧгӧн Евангелiедя без Iисусъ Христоснын Петрны, Андрейне, Iаковны, Iоанны апостоллыкка сайлаганы турысында укылганны эшеттек.

Iисусъ Христосъ Галилея жирендяге бар калыкларда, ауылларда сöйляб жöрöй башлагач, Анын артыннан бик кюб калык жöргян, тик аларнын берсе килеб, берсе китеб, Христосъ жанында жалан тора алмаган, шунныктан Iисуснын öзöмсöз Ÿз жанында жöрöÿче öйрянеÿчеляре булмаган, äммя Iисусъ Христоска, Анын öйряткянен, кылган кoдрятлярен кюреб, суnыннан Ул кылган эшлярне калыкка сöйляр öчöн жалан Ÿз жанында жöрöÿче öйрянеÿчеляр киряк булган. Шунныктан Ул Ÿзеня öйрянеÿчеляр сайлый башлаган. Анын иn элекеге öйрянеÿчеляре Петръ, Андрей, Iаковъ, Iоаннъ булганнар. Ул аларны апостоллыкка былай сайлаган: “Бер табкыр Iисусъ Христосъ Галилея диnгезе жаныннан ÿтеб барган чагында ике ага-энеле Петръ белян анын энесе Андрейне кюргян; алар балыкчылар икян, диnгезгя ау салалар икян. Iисусъ аларга äйткян: Минем артымнан барыгыз. Мин сезне кешелярне тотоучы итярмен, дигян. Алар шундук ауларын калдырыб, Анын артыннан киткянняр. Аннан китеб бара торгач, Ул тагы ике ага-энеле Заведей Iаковын, анын энесе Iоанны кюргян; алар аталары белян кимядя ауларын тöзятяляр икян. Ул аларны да чакырган. Алар шундук аталарын да, кимялярен дя калдырыб, Анын артыннан киткянняр.” Шуннан суn, алар жалан Iисусъ жанында жöрöб, Анын ней öйряткянен, ней кылганын тыnнаб жöргянняр.

Эй туганнар, Ходайыбыз Христоснын кеше сöйöÿлеге искиткеч. Ул чын Алла, чын жакты, Аны кюктя ололок престолында Херувимнар, Серафимняр, исябсез кюб пяриштяляр туктаусыз даннаб, ололаб торалар; алай булса, Ул Ÿзеня öйрянеÿчелеккя, Ÿзенен кылган эшлярен, сöйлягян сюзлярен калыкка сöйляргя караnгыда утырыучы калыкларны жактыртырга, укымыш кешелярдян, бай кешелярдян, оло урында тороучылардан сайламаган, äммя простой кешелярдян – балыкчылардан сайлаган. Ник алай итте икян? Шунныктан: алар кече кюnелле булганнар, кöн итя торган кызмятлярен татыулык белян, тынычлык белян эшлягянняр, аталарына баш салыб, аны тыnнаб, саннаб торганнар. Äзгя дöрöс кызмят итÿyчеляр, тора-бара зурга баш булмый калмыйлар. Элеке балык тотоб кöн итеÿчелярне, Ходай кешелярне тотоучы иткян. Эй туганнар, без дя таза кюnелле, кече кюnелле булырга тырышыйык, жамагат арасында татыулык, тынычлык öчöн тырышыйык, шулай торсак, апостолларны дяÿляткя тулыландырган Ходай безгя дя Ÿз дяÿлятен иnдерер. Бер-беребезне сöйöÿлегебез булса, эшляребез алга китяр, кюnелебез тыныч булыб сöйöнöб кыуаныб торор.

Бар нястягя кыуатлы, белемнеккя тулы Ходай Ÿз денен жяйлтер öчöн белемсез, халсез, иn простой кешелярне сайлаб алыб, аларга Ÿз кыуатын иnдергян, шунын арткылы Ÿзенен кыуатлы Алла, кодрятле Ходай икянен кюрсяткян. Христоснын арыу Евангелiесен сöйлягян чакта, апостоллар äйтеб кня торганнар, äммя алар арткылы Святый Тын сöйляшкян. Äгяр дя Христосъ апостолларны бай кешелярдян сайлаган булса, кайбер кеше: алар байлыклары белян кешелярне Христоска ышандырганнар дирерляр эйе. Äгяр дя белемнеккя оста кешелярдян сайлаган булса, алар телгя осталыклары белян калыкны Христоска кушылдырганнар дирерляр эйе. Äммя былай булгач, жаман жакка бер исяб тя тотар хал жук. Алла булышкан эшнен берсе жиреня житмей калмый. Алланын кыуаты кечкеняне зур итяргя  дя, белемсезне белемнеккя тулыландырырга да, халсезне халляндерегя дя житя. Святый Тын иnгяннян суn, апостолъ Петръ калыкка Христоска сöйлягян, бер нястягя öйрянмягян, бер нястя белмягян балык тотоучынын ÿгетен тыnнаб, бар калыкнын исе киткян. Анын äйткян сюзляре шул хатле тямне, татлы тейгян, äр-берсенен кюnелляре жомошаб, бер кöн эчендя öч меnняб кеше Христоска ышаныб, Ата, Ул,  Святый Тын исеменя сыуга чумылдырган. Нейлектян бу балык тотоучынын ÿгете бик татлы тейде икян? Шунныктан, Анын арткылы Святый Тын Ÿзе äйтеб торган шул.

Эй туганнар! Мына без дя простой кешеляр. Сез барыгыз да Алла öйö чиркяÿдя Христоснын Ÿз сюзлярен эшетясез, ничек тороб, ней эшляр кылыб, жаннарыгызны жоларга мonкимнеген дя, Аллага ничек ышаныб торорга киряген дя эшетясез. Аннары тагы кöн дя кюз алдыбызда кюренеб тора торган дöньяне, Алланын дöньядяге булдырган нястялярен тикшереб карагыз. Уйлабырак тикшерсяn, укый белмягян кеше дя дöньядян бик кюб габрят алыр, Алланын белемнегеня, изгелеклегеня, барына да кыуатлылыгына öйрянер. Ÿлгяннярен терелеб торасылырын княгядяге шикелле, Алланын булдырган нястяляре дя кюрсятеб торалар. Кояштан габрят алыйык: ул кöн дя ÿз урнына китеб байый – бу безнен ÿлясебезне билгертя. Иртя белян кояш тагын килеб чыга – мынысы безнен, ÿлеб жир куйыныда бер аз жатканнан суn, терелеб торасыбызны билгертя. Жиргя чячкян ашлык бöртöгö череб бетя, бу тагын ÿлясебезне, череб бетясебезне билгертя; шул oрлогук жаз кöннö тагы тишелеб чыга, анысы безнен терелеб торасыбызны белдеря. Кышка кергяч, бар агачлар, бар ÿлямняр короб бетя, тянебезне ак киндергя тoрoб салган кюк, жир öстöн ак кар жабыб ала, бу тагын безнен ÿлясебезне билгертя; жаз кöннö жир öстöндяге бар нястяляр жаnара, агачлар, ÿлямняр жапраклар жибяря, бу тагын безнен калдык сораудан суn терелеб торасыбызны белдеря. Алланын булдырган нястяляреннян уйлаб, шулардан габрят алыб, кешеляр дя Алланын олологон, кыуатлылыгын, чикез изгелеклеген белергя мöмким. Уйлаган кеше Алланын булдырган нястяляреннян кюб габрятляр алыр, сöйöÿлеккя, татыулыкта, тыnнаучылыкка öйрянер. Умарта кортоннан, кырмыскадан ней хатле габрят алырга мöмким, алар ничек бер-берсен сöйöб, татыу, тыныч тороб, ич туктаусыз yз эшлярен эшлейляр. Алай булгач, Алланын жир öстöндя булдырган нястялярен тикшереб, княгя укыган шикелле, шулардан габрят алыб, Алланын ничеклеген белейек. Изге ата Антонiй бердя укый белмягян. Алай булса да ул белемне кешелярдян дя остарак булган. Анын ден турысында, Алла турысындагы осталыгына бик укымыш кешелярнен дя исляре киткян. Кюб кеше аnар äйткян: “Син укый белмейсеn, бу белемнеклярне кайдан öйряндеn?” дигянняр. Ул аларга äйткян: “Минем бер княгям бар, мин шуннан öйряням; ничек княгя дисягез - Ходай Аллабыз куллары булдырган кюк белян жир, мин шуны кöн сайын укыймын да ÿземя дя, жаныма да киряклене табамын, дигян. Шулай итеб, изге атабыз Антонiй Алланын булдырган нястялярен тикшереб караб, Анын кыуатлылыгына, олологона исе китеб, ÿзеня изге торорга габрят алган. Шушыннан апостолъ äйткян сюзлярнен жиреня килгянен кюрябез. Ул äйткян: “Алла кöчлöлярне курга калдыра, халсезлярне сайлаб алган”, дей. Ÿзлярен ÿзляре белемнегя, бик остага куйган кешеляр, укымышлыклары булса да, Алланы белмейляр, Аны бер тöштян дя таба алмыйлар, äммя ÿзлярен ÿзляре кечегя, белемсезгя куйган кешеляр Алланын олологон да, кыуатлылыгын да беляляр, Аnар тейешлечя кызмят тя итяляр. Дöньяне жактыртыучы апостолларнын укый белмягян простой кешелярдян сайланганнарын белгяч, сез дя, бар кешеляр дя Алланын белемсезлярне белемляндерергя кыуатлы барына ышаныгыз, телягез, инялегез, арыу эшляр кылыб, изге тороб, äлдян-äле Христоснын Тяненнян, Каныннан öлöш алыб, Святый Тынны ÿзегезгя жакыннаштырырга тырышыгыз. Шулай итсягез сездя Святый Тын торор, тянегезне дя, жаныгызны да тынычландырыр, ÿзегезгя гня тöгöл, бютянняргя дя ÿгет биреб, котолдыра торган арыу, изге сюзлярне сöйляргя кыуатландырыр. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев