Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Христос эчкән савыт – ул Үзе күрәсе кайгы, чыдасы азаплары

Әлеге үгеттә Иисус эчкән савыт һәм Аның «олырак буласың килсә – хезмәтче бул» дигән сүзләренә аңлатма бирелә.

Үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелде. Аны Татарстан Митрополиясендә керәшен духовная миссиясен үстерү бүлеге җитәкчесе Павел әтей Чурашов әзерләде.

Iисусъ Христосъ Iерусалимга менеб барган чагында, жулда Yз öйрянеÿчеляреня äйткян: “Мына без Iерусалимга менеб барабыз, анда Äдям Улын архiерейляргя, княгячеляргя тотоб бирерляр, Аны ÿтерергя хöкöм итярляр, Аны жалган деннеляргя, тотоб бирерляр, Аннан мыскыл итярляр, Аны ÿтерерляр, Ул öчöнчö кöнöндя терелеб торор”. (Мк.10, 33-34).

Шунда Заведей уллары Iаковъ белян Iоаннъ Аnар килеб: “Эй Öйрятеÿче! Без сорасыны безгя кылсаҥ ыйы диб телейбез”, дигянняр. Ул аларга: “Мин сезгя ней кылганны телейсез?” дигян. Алар Аҥар: “Ÿз олологында безнен беребезне уҥ жагыnа, икенчебезне сул жагыҥа утыртсана”, дигянняр. Iисусъ аларгa äйткян: “Ней сораганыгызны ÿзегез белмейсез. Мин эчя торган сауттан эчя алырсызмы?” Алар "алырбыз" дип жауаб биргянняр. Iисусъ Христосъ, öйрянеÿчелярнен ололок сорауларын ошатмыйчан, аларнын уйларын Жир Падшалыгыннан айырыб, Кюк Падшалыгына жакыннаштырыр öчöн, аларга äйткян: “Мин эчя торган сауыттагын эчеÿен эчярсез, äммя Минем уҥ жагыма, жя сул жагыма утырыу Минем иркем тöгöл, тик кемгя äзерлянгян, шул утырыр”.

Ходайыбыз Iисусъ Христосъ "Мин эчя торган сауыттан эчя алырсызмы"– диб, нейдей сауытны äйтте икян? Аны ничек аҥнасы икян?  Эй туганнар, сауыт диб мында Христосъ Ÿзенен кюрясе кайгыларын, чыдасы азабларын äйткян. Ул шул жир öстöндя торганда гел кайгы-касрят эчендя, жаны-тяне белян ауыр азабта гна тороб, гумер уздырган, Анын тормошон искиткеч булган. Вифлеемъ каласындагы тыуар абзарында тыуган кöнöннян башлаб, äття Голгофа тауында качка кадакланыб ÿлгянче, Аҥар шушы кайгылы, касрятле сауыттан эчергя туры килгян. Падшаларга Падша булса да, тыуар абзарында тыуган, Кюк Падшасынын урны – утлык булган.

Христосъ тыугач та, Аны ÿтертергя диб, Иродъ падша кешеляр жибяргян. Баланы ÿтермяс öчöн, Iосифъ белян Марiяга пярештя кюренеб, аларга чит жиргя, жалган денне тотоучы калык арасына барыб торорга кушкан. Шулай итеб, аларнын андагы тормошо Назареттагыннан да читенряк булган. Иродъ ÿлгяч, алар тагын Назаретка кайтканнар. Анда Iисусь Iосифъ белян Марiяга баш салыб, äр-бер эшляреня булышыб, кул кöчö белян туйыныб торганнар. Шулай итеб Iисусъ Христосъ äття утыз жяшкя житкенче, äр-бер читеннеккя, азабка чыдаб гумер иткян. Äммя утыз жяш тулыб, калыкка Алла Падшалыгын сöйлöй башлагач, Аҥар бигеряк тя жаман булган, изге жазыуда äйтелгянчя: “Башын салыб жатыр урны да булмаган”. Аны Yз каласындагы кешеляр кабыл алмаганнар, кабыл алыу тöгöл, бöтöнняй кыуыб жибяргянняр, кюбесе ÿтермякче дя булганнар. Кая барса, шунда Аны кюря алмаганнар; фарисейлярнен кöнчöлекляре килгян, саддукейлярнен ачыулары килгян, архiерейляр Аны сöймяс булганнар, калдыгында Ÿзенен иҥ жакын öйрянеÿчесе Аны качка кадакларга тотоб биргян. Шулай итеб, Ходайыбыз Iисусь Христосъ гумерен иҥ загяр, иҥ эче сауыттан эчеб уздырган. Öйрянеÿчеляреня äйткян сауытнын мäгнясе дя шушы булган.

Алай булгач, туганнар, Христосъ тормошоннан гäбрят алыб, без дя Аnар ошашлы булырга тырышыйык, кайгы-касрят кюрсяк тя, чыдыйык, бяля-каза кюрсяк тя, зарланмый тюзейек. Алла Ходай чир жибяря калса да, зарланмыйык; жук жирдян сюз эшетсяк тя, ачыу, ÿбкя тотмойок; айыбсыз жирдян айыбласалар да, жук жирдян äляклясяляр дя тюзейек. Мине тöгöл Христосны да айыблаганнар, бер айыбы жук кöйö азаблаганнар, алай булса да, Ул барысына да тюзгян, чыдаган, диб, Алла какына без дя чыдыйык, без дя тюзейек. Шулай итсяк, тормошобозны Христоска ошашлы итярбез, Христосъ какына чыдасак, Анын мяҥге тормошона, жомак рäхятеня керербез.

Аннары тагын, бöгöн без Iисусъ Христоснын: “Сезнен арада кем олорак буласы кился, ул сезгя кызмятче булсын”, дигян сюзен эшеттек. Алай булгач, Христосъ öйряткянчя, оло буласы килгян кеше бар кешегя дя кызмятче шикелле булырга тейеш. Христоснын бу сюзляре бик дöрöс, Ул шул гел дöрöснö гня äйткян, чынны гна сöйляшкян. Алла Улы Iисусъ Христосъ падшаларнын Падшасы, кюкнен, жирнен Алласы булса да, äдямняргя кызмят итер öчöн, кешене мяҥге азабтан жолар öчöн, кечелек  белян жиргя килгян, жирдя äр-кемнен кече булыб жoргян, бар кешегя кызмятче шикелле булган, мыскылына да, курлауына да тюзгян, кыйынына да, азабына да чыдаган, алай булса да Анын даны бетмягян. Архiерейляр, фарисейляр Аны курлаган, äммя калык зурлаган, бoтoн дöнья Аны ололаган. Казердя дя, дöнья беткянче дя Анын даны бетмяс, дöнья беткяч тя, Ул данныклы Падша булыр, кюктяге изгеляр Аны ололаб торорлар.

Алай булгач, Алла Улы Iисусъ Христостан кючергеч алыб, Аллага да, жакыныбызга да кызмят итергя тырышыйык. Аллага кызмят итейек дисяк, Анын изге иркен кылыб житкезергя тырышыйык, äгяр дя Алланын изге иркен кылыб житкерсяк, Ул кушканча тороб, Аҥар кызмят итсяк, Алла дяÿлятеня, Анын рäхятлегеня тулыланыб, Аннан ÿзебезгя терелек алырбыз. Шулай Аллага кызмят иткян кюк, жакыныбызга да кызмят итяргя, аҥар да булышырга тырышыйык; ÿзебезне ÿзебез äр-кемнян кечегя санаб, бар кешегя кол шикелле булыйык; барыбызны да бер Алла булдырган, шуnар кюря без барыбыз да бер туган диб белеб, бер-беребезгя булышыб торойок. Кешегя булышыб, аnар кызмят иткян кеше, Алланын Yзеня булыша, Аnар кызмят итя. Шуnар кюря, жакынына булышкан кешегя Алла да булыша, аны кöннян-кöн ололой, калык та аны зурлый.

Эй туганнар, жакыныбызга кызмятне арыу эшляр кылыб итейек, аларны сöйöб торойок, аларга изгелекле, сабырлыклы, жыуаш кюҥелле булыйык, äгяр дя шулай кылыб кызмят итсяк, Алланын Ÿзеня итеÿбез булыр. Сöйöÿлек, изгелек, сабырлык, жыуашлык барысы да Алла Ходай ряÿешляре. Алланын кешене булдырыуынын сябябе дя кешегя шушы эшлярне кылдырыр öчöн булган.

Кюб кеше äйтер: “Кешегя кызмят итеÿ бик читен шул, жалан кешегя гня булышыб торорсоҥ меней?” дирер. Дöрöс, бу асат эш тöгöл, читен эш, тик читен эш булса да, ауыр булса да, Алла кушканны кыларга тейеш. Читенне эшлямей, ауырга тюзмей ололокно да алыр хал жук шул. Бу эшлярне кылыучы Алла кушканны кыла. Алла кушканны кылгач, Аллага да, жакынына да, кызмят итеÿче була. Алла Улы без äдямнярне жолар öчöн тяннянеб тыуыб, безгя кызмят иткяч, без дя Аnар кызмят итейек, Аннан кючергеч алыб, ÿзебезне-ÿзебез кечегя куйыб, кол шикелле булыб торойок. Ололокны алыр oчoн, жарлы мескенняргя булышыйык, тол катыннарга изгелекле булыб, аларны жаклаб торойок, чирлелярне жыуатыйык, ачларны туйындырыйык, жалангачны кейендерейек, шушы эшлярне кылсак, Алла да безне зурлар, кешеляр дя ололар. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев