Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Ходайның кадерле качын торгызган көнгә үгет

27 сентябрь – Ходаебыз Иисус Христос кадакланган Ару Качны торгызган көн

Әлеге үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелә. 

Эй туганнар, бoгoн Iисусъ Христосъ кадакланган качны табканга бяйрям итябез. Христосъ кадакланган кач жир астында oч жoз жылдан да артык жаткан. Аны еврейляр жиргя кюмеб куйганнар икян. Анын табылыуы былай булган. Римда грекъ калкына падша булыб Константинъ атлы падша торган, анын анасы Елена атлы булган. Бер табкыр Конастантинъ, падша сугышка aзерлянгян. Сугышка барган чакта, ул кoн уртасында ауада жондозлардан койолоб торган бик оло кач кюргян, кач aйлянесеня: шушынын белян жиn диб жондозлардан жазган жазыу булган. Шуннан суn, ул aр-бер салдатларга кач кейгереб, каралларына да, кейемняреня дя кач сюрятляре жасаткан, тагы кач кюк итеб бер aлем жасатыб, аны салдатлар алдыннан кютяреб алыб барырга кушкан, салдатлар шулай кылганнар. Шулай итеб, ул кач кыуаты белян карышы килгяннярне  жиnгян. Шуннан суn Константинъ yз анасы Елена белян Христосъ дененя кергяч, Константинъ Христосъ кадакланган качны эзляб табасы иткян, бу эшне ул анасы Еленага табшырган. Елена Iерусалимга барыб, Христосъ кадакланган качны сораб эзлей башлаган, беряy-беряy белмяс микян диб, ул кем туры кился шуннан сораган. Кюб эзляштеря сораштыра торгач, бер карт еврейне табканнар, ул Христосъ кадакланган качны кайда жяшергяннярен беля икян. Кюб сорой торгач, ул карт качнын кай тoштя икянен кюрсяткян. Ул тoшкя сыннар тора торган oй салганнар икян. Елена аны ыуаттырыб, шул урынны казырга кушкан. Бер ауык казыгач, бик татлы эйес аnкыган, аннары тизюк oч кач казыб чыгарганнар. Тик Христосъ качы кайсы икянен беряy дя белмягян. Шул урыннан бер yлекне куярга диб алыб баралар икян. Макарiй патрiархъ Христосъ качы yлекне терелтер диб, шул yлек oстoня бер качны салыб караган, yлек терелмягян. Икенчесен салган, аннан да терелмягян. Аннары oчoнчo качны салганнар, бу кач тейеy белян yлгян кеше терелеб торган. Шуннан Христосъ кадакланган кач шушысы икянен белгянняр. Аннары Макарiй патрiархъ качны бейек жиргя алыб менеб, бар калыклар да кюрсенняр диб кютяреб торган. Калык качны кюреб, сoйoнoб, качка башырыб: эй Ходай жарлыка! диб торган. Бу эш Сентябрнен 27-нче кoнoндя булган.
Эй туганнар, Христосъ кадакланган качны, yлгян кешегя салыу белян, ул терелеб торган, Христосъ качыннан aр-кайчан да шундый кодрятляр булырга мonким, аннан aр-кайчан да саулык тазалык, котолоулык киля, ышаныб кач кылыучыга, куркыныч белян аnар башырыучыга ул aр-кайчан да котолоулык, терелек биря, aр-тoрлo хатярлярдян саклый, кыуат та биря, шуnар кюря ул да терелек биреyче дейеля. 
Изге аталарнын тормошларында ышаныб кач кылыудан булган кодрятляр бик кюб жазылган; шул кодрятлярнен кайсылары кыска гна искя алыйык. Бер Христосъ денен тотоучы кеше бик жараланган, aжяткя алган aйберляре тюляргя жyне беткяч, ул yзен-yзе yтерергя уйлый башлаган. Yлейем микян, жук микян, yлсям, жаным жял, аны мяnгегя харяб итям, тянемне да жакты дoньядян айырам, yлмясям, бу хатле нужалыкта тороуымнын ней пайда бар диб, бик озакка чаклы уйлаб жoргян. Калдыгында yзен-yзе yтермякче булыб, бер тустаганга aче салыб эчергя диб ауызына китергян, аннары тустаганына кач кылыб, эчеб жибяргян. Aчене эчся дя аnар бер зыян да булмаган, качнын кыуаты aченен кыуатын бетергян, ул гел элгярегечя сау кoйo калган. Изге ата Венедиктнын кул астындагы кешеляре yзлярен каты тотканына ачыу итеб, аны yтермякче булыб, ашаган чагында аракыга aче салыб китергянняр. Изге Венедиктъ аракы сауыты ыуатылыб, чярдякляшеб беткян, шулай итеб, изге Венедиктъ сау калган. Бер катын улнын салдатка озаткан чагында, бахилляб аnар aйткян: “Эй улым, сиnа бахиллегем шушы: aр-бер хатяр жирлярдя, жарлыкка тoшкяндя, yзеnя кач кыл, аны ич-тя исеnнян жибярмя,” дигян. Бер дя, бер табкыр, шул салдат сугышта бик тарлыкка тoшкян, дошман калык аны тoрлo жактан чырмаб алган, бер жакка да качар хале калмаган. Шунда ул анасынын сюзен исеня тoшoрoб, yзеня кач кылыб aйткян: “Эй бар нястягя кыуатлы Христосъ Аллам, шушы багытта миnа Yзеnнен качыnнын кыуатын кюрсятче”, диб.  Yзеnя кач кылыб, дошман калык арасына барыб, сугышыб, yзе сау калган. Былардан бютян дя качтан булган кодрятляр бик кюб, анын турыда жазыб бетерер хал жук.
Эй туганнар, бер aлдян-aле yзебезгя кач кыла торган булыйык. Кюреня торган дошманнарны да, кюренмейчен безне алдаларга, которторга тырышыучы шайтаннарны кач кылыб, yзебездян жырак куыйык. Кайгы-хасрят кился дя тагынук кач кылырга тырышыйык, иман aйтеб, aлдян-aле yзебезгя кач кылсак, кюnелебез тынычлар, уйыбыз жиnеляйер. Изге Нилъ Сорскiй aйтя: “Христосъ исеме белян yзебезгя кач кылсак, дошманнарнын кыуатлары бетя, усал шайтаннарнын котлары чыгыб, качыб китярляр”, дей.
Эй туганнар, инде барыбыз да терелек биреyче Христоснын качына башырыйык, бар уйыбыз белян ышаныб, аны кадерляб yбейек. Христосъ качы aр-бер жакшылыкнын чишмясе. Чишмядян таза сыу ничек агыб тора, аннан aр-тoрлo габрятляр алырга мonким, ул безне жакшылыкка oйрятя.
Сезнен Христоснын Yз oйрянеyчеляреня: “Бер берегезне сoйoгoз, сoйoyлек иn оло бойрок”, дигянен эшеткянегез бардыр. Мына шушы бойорокка Ул безне тороб oйрятя, сюзе белян aйтмей, aммя эше белян кюрсятя. Ней сябяблей Iисусъ Христосъ Yзен-Yзе качка кадаклатырга, кыйналырга, каты азабларга, кадерсез yлем белян yлергя тейешле кюрде икян? Безне сoйгяннектян, без aдям затын жолар oчoн. Aгяр дя бер жазыксыз, ич бер айыбсыз Алла Улы Iисусъ Христосъ Yзен-Yзе азаблатырга, качка кадаклатырга ирек итмягян булса, aдям заты мяnгегя харяб булыр ыйы, aммя Ул шул азабларга тюзеб, безнен жазыкларны Yз oстoня алыб, aдям затын Алла белян татыуландырган. Ул безне шул хатле сoйгян, безнен oчoн Yзен-Yзе жяллямейчен каты азабларга тюзеб, качта колачын жяйеб асылыныб торган. Без Анын oйрянеyчеляре. Oйрянеyче oйрянеyчесе ней кылса, шуны эшляргя тейеш. Алай булгач, без дя бер-беребезне шулай сoяргя, бер-беребез oчoн малыбызны да, тянебезне дя жялляргя тейеш тoгoл.
Кюбесенчя без yз тормошобызга зарланабыз. Бяля-каза кюрсяк тя, нужага калсак та, чирляб жатсак та, Аллага зарланабыз. Караб карыйык качка кадакланган Христоска. Христосъ кюргян азабтан каты азаб ич-тя жук, алай булса да Ул зарланмаган, барысына да тюзгян, чыдаган. Беряy-беряy безгя зыян китерся, без аnар артыгы белян кайтарырга тырышабыз, дошманыбызга жошманнык китергяч, yч кайтарырга жай эзлейбез. Алла Улы Iисусъ Христосъ алай итмягян, Ул Yзен азаблаучылар oчoн Аллага инялеб aйткян: “Эй Aтей! Аларга кичер, алар yзляре ней кылганнарын yзляре белмейляр,” дигян. Без дя шулай бер-беребезне сoяргя тырышыйык, жаманныкка жакшылык кылыйык, усаллыка изгелек итейек.
Iисусъ Христоснын качы тoбoня Yз Анасы Марiя белян сoйoклo oйрянеyчесе Iоаннъ торганнар. Анасынын кач тoбoндя yзяге oзoлoб жылаб торганын кюреб, Аны жялляб, кюзлярен кютяреб Аnар таба караб, Анасына aйткян: “Aней! Мына бу синеn улыn,” дигян. Шул кoннян суn Iоаннъ Аны алыб yзендя тоткан. Эй туганнар, без дя шулай арыулык, читеннек килгян чакларда да, кайгы-хасряткя, бяля-казаларга туры килсяк тя, атабызны, анабызны, катыныбызны, балаларыбызны онотмойок; aммя читен халлярдя да кoчoбoзгя кюря жыуатырга тырышыйык. Iисусъ Христосъ качта yлярлек булыб азабланганда да Анасын жялляб, Аны жыуаткан, без дя атабыздан, анабыздан ауырысынмыйык, картайган кoннярендя аларга каты сюз aйтмейек, aммя сюзлярен тыnнаб, кюnеллярне тынычландырыйык.
Качка кадакланган Христостан габрят алыб, без дя yз тянебезне yзебез азабларга тейеш. Тянебезне азаблау диб aйтеyем: aр тoрлo читеннеккя тюзеy, куйылган уразаларны тейешлечя тотоб, тянебезне жабыктырыйык. Качта колачын жяйеб, башын салындырыб торган Христосны кюз алдыбызда тотоб, без дя yзебезне олога санамыйык, aммя бар кешедян дя кечегя куйыб, yзебезнен кем икянебезне уйлаб тойонойок. Христосъ Аллабызнын кулларына, аякларына каккан кадакларга караб, без дя кулларыбызны усал эшляребездян, аякларыбызны Алла бойорокларына карышы бара торган жирляргя барыудан тыйыб, Алла oйo изге чиркяyгя жoрoргя тырышыйык, ашауга, эчеyгя сагышланмыйык, уразаларны калдырмыйычын, чиркяy кушканча тотоб, тянняребезне качта асылыныб торган Христосъ кюк жабыктырыйык, шулай итсяк, без Христоска ошашлы булырбыз.
Эй Коткарыучы Христосъ Аллабыз, бoгoн Син безгя качтан тороб бик кюб габрятляр бирдеn, инде шул эшлярне кылыб житкезергя безгя Yзеn булыша кюр, без халсезлярне халляндереyче тик Син Yзеn гня. Аминь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Была в храме на службе