Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Ходайга инәлү

140 нчы, 141 нче псалом. Чиркәү-керәшен телендә бирелде.

140 нчы псалом

Эй, Ходай, Сиҥа инялеб дяшям, мине эшет; Сиҥа инялгян чагымда, телягемнеҥ ауазын тыҥна. Минем телягем ладань эйесе кюк Синеҥ алдыҥа житсен эйе, кулым кютяреб инялгянем кичке корман кюк (булсын ыйы). Эй, Ходай, ауызымны сакландыр, телемне дя тыйылдыр. Жазаыкларымныҥ айыбын киметер ӧчӧн, жаман сюзляр ӓйтергя кюҥелемне ауыштыра кюрмя; законсызлык кылыучы кешеляр кюк (булмасам ыйы), аларныҥ ололары белян дя жӧрӧшмясям эйе. Гадел кеше мине изгелек белян ӱгетлясен, мине оялтсын, ӓммя жазыклы кеше башыма май да сӧртмясен; алар телягянчя булмасын ыйы диб тя инялямен. Аларныҥ тюряляре (суыга ташлаган) таш кюк жугалырлар; шунда минем татлы сюзляремне белерляр. Калын балчык жарылыб, жир ӧстӧндя таралгандый, аларныҥ сӧякляре кабер жанында таралыб жатыр. Тик, эй, Ходай, эй, Ходай, кюзлярем Синдя; Сиҥа ӧмӧт тотам, жанымны ала кюрмя. Миҥа диб салган тозаклардан, законсызлык кылыучыларныҥ кызыктырыуыннан мине сакла. Жазыклылар ӱз ауларына элягерляр, ӓммя мин жангыз (имин калыб дӧньядян) кючкенче тором. 

141 нче псалом

Ауазым белян Ходайга дяштем, ауазым белян Ходайга инялдем. Аныҥ алдында телягемне агылдырым, кӧйӧгӧмнӧ ӓйтерем. Тыным чыгарга гна торганда да Син сукмакларымны белеб тордоҥ; мин жӧрӧй торган жулда миҥа жяшерен тозак корганнар. Уҥ жагыма, ӓйлянямя карадым, тик мине белеӱче жук ыйы. Качар халем жук, жаным ӧчӧн кӧйӧӱче дя жук. Эй, Ходай, Сиҥа дяшеб ӓйттем: "Син — минем ӧмӧтӧм, тереляр жирендяге ӧлӧшӧм. Инялеӱемя аҥ сал, мин бик кимгя калдым шул; мине кыуыучылардан мине коткар, алар миннян бигряк ныгайдылар шул. Караҥгы жирдян жанымны чыгар, Синеҥ исемеҥне даннасам ыйы; Син миҥа кайтаргынчы гаделляр мине кӧтӧб торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев