Ходайга җараулы булыр өчен әлеге киңәшләрне үтә
«Җакшы» кенәгәсеннән алынды.
Кешегә яманлык иткән кешенең яманлыгы үзенә кайтыр, кайдан килгәнен дә белми калыр.
Усал кешеләр бүтәннәрне мыскыл итсә, үз усаллыклары үзләренә зыян китерер. Яхшы кешеләрнең бәлаләренә сөенгән кеше үзе бәла күрә.
Яхшылык иткән кешегә Ходай кайтарыр, яхшылык илдә калмас. Якыныңны рәнҗетеп теләк теләсәң, синең җазыгыңны Ходай кичәр. Үз күңелендә кешегә үпкә тоткан кеше: «Җазыгымны кич!» – дип, Ходайдан ничек итеп теләсен? Үзе җир туфрагы була торып, кешегә үпкә тоткач, аның җазыкларын кем тазартсын?
Үләсеңне уйла да үпкә тотуыңны ташла, үлеп черәсеңне исеңә ал да Алла бойрыкларын тот. Алла бойрыкларын исәплә дә – кешегә үпкәләмә.
Ходайның кушканын исеңә төшер дә азгынчылыгыңны ташла.
Ызгыш чыгарудан тыел, тыелсаң – җазыгыңны киметерсең. Ачучан кеше ызгыш чыгара, усал кеше дусларны болгата, тату торганнар арасына дошманлык сала. Янар нәрсә күбәйгән саен, ут көчәя, ызгышкан саен, ачу калыная, кешенең ачуы көчәйгән саен, яманлыгы күбәя.
Көтәсеңә бир, аңар булышкан кеше Ходай боерыгын кыла. Кешегә нужа чагында бир, аннан үзең көтәргә алсаң – вакытында кайтар.
Биргән вәгъдәңне җиренә җиткер, әйткән сүзеңне бозма; шулай итсәң, үзеңә кирәк булган нәрсәне тапмый калмассың.
Күп кешеләр көтәргә алган акчаны, тапкан акча күк күреп кайтармыйлар, биргән кешене үкендерәләр. Кешедән акчаны сорап алганчы – ялына, ялвара, алган акчаны кайтарасы чагында озаклата, каршы әйтеп рәнҗетә, тиз аласың дип, яратмаган була. Түләргә көче җитеп, акчаны китерсә дә яртысын гына китерә, шунда да, акчаның иясен табышландырам дип, бик мактана, я түли алмаса, аны үз акчасыннан коры калдыра, аны дошман итә. Я алай итмәсә, алган акчасы өчен рәхмәт урынына аны шелтәли, хөрмәт итү урынына – хурлый. Күп кеше шундый усаллыктан көтәргә дә бирми, үз акчамны югалтырмын дип курка. Син, ничек булса да, кешене кызганучан бул. Хәер сораган кешене заркытма, бир.
Алла хакына ярлыга булыш, нужасыннан сораса, аның кулын буш җибәрмә. Ходай кушкан буенча сәдака биреп, үзеңә үзең күктә мал әзерлә. Ул сиңа алтыннан артык файда китерер. Акчаны сандыкка салып яткызганчы юк җаланга сәдака бир, сине һәр төрле бәладән коткарыр, дошманнан, кылыч белән сөңгедән саклар.
Яхшы кеше җакыны өчен йөкче була, ояты юк кеше йөкче булганлыгыннан тана. Йөкчең булган кешенең кадерен белеп тор: ул синең өчен үз җанын биргән. Усал кеше үз йөкчесенә күңелдән тау итү түгел, малын бетерә, бәла китерә. Йөкче булу күп бай кешене бөлдергән. Кешегә булышыйм дисәң, җитешүеңә карап булыш, үзеңә-үзең зыян китерерлек итмә, чамалап кылын.
Кешегә торырына иң элек ипи белән су кирәк, аннары кияренә кием кирәк, кереп торырына өй кирәк.
Кеше өенә барып, тәмле ашлар ашап йөргәнче, салам түбәле өеңдә ярлы, ару торганың яхшы; күп булса да, аз булса да үзеңнекеңә тук бул. Әйе, юкның өйдән-өйгә йөрүе читен, кая кереп торса да авызы бер сүз әйтергә дә кыймый. Кеше өендә сине ашатсалар да, эчертсәләр дә – чын күңелдән туйдырмыйлар. Үзеңнән көтәләр, аннары тагы әче сүз ишетерсең.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев