Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Хәзергә ярар – соңыннан Алла кушканча торам, дип уйламыйк. Андый уйны азгынлыкка салынган кеше генә тота

Пасхадан соң, тумыштан сукыр кешене төзәткән көнгә үгет.

Үгет үзгәртелмичә, чиркәү-керәшен язуында бирелде. Аны  Павел әтей Чурашов әзерләде. 

“Мин Мине Жибяреÿченен эшлярен

Кöн беткянче эшляргя тейеш, тöн

Килеб житяр, ул чакта беряÿ дя 

Эшлей алмас (Iоан. 9, 4).

Бу сюзлярне Iисусъ Христосъ Ÿз турысында тыумыштан сукыр кешене тöзятер алдыннан äйткян. Коткарыучы Христосъ былай дигян:

“Атам Мине бу дöньягя зур эшлярне кыларга, шул эшляр арткылы Ÿз исемен даннатырга, aдям затын коткарырга жибярде. Миnа бу эшлярне кыларга багыт куйылган, шул куйылган багыт ÿткянче, (кöн беткянче), Мин Миnа бойоролганны эшляргя, кушылганны кылыб житкезергя тейеш, тöн килеб житяр, Минем ÿлясе кöннярем жырак тöгöл, шуннан суn Минем кызмятемнен кöнняре тулар, жирдя тянем белян кюренеб, зур кодрятляр кылыуым тукталыр".            

Коткарыучыбыз Христосъ Yзенен тяне белян жирдя кюб торасы тöгöлöн белеб, Атасы кушкан эшлярне кылыб житкезергя ашыккан. Эй туганнар, без дя бу дöньягя мяnгегя килмягян, шуnар кюря äр-кайсыбыз Алладан бирелгян эшлярне эшляргя, кöчöбöзгя кюря табшырылганны кылыб житкезергя тырышыйык. Безнен öстöбöздя иn оло кызмят – Христосъ Аллабызнын бойорокларынча, чиркяÿ кушканча тороу, Христосъ денен тотоучы äр-бер кеше бу кызмятне кылыб, ич тя исеннян жибярмей торорга тейеш. Аннары тагын, шушы бар кешеляр öстöндяге кызмят шикелле, безнен äр-кайсыбыз Алладан айырым-айырым бирелгян кызмятляр бар, аларны да кылмый кыларга жарамый. Äгяр дя кылмый, бойорганны эшлямей гумеребезне уздырсак, Алла алдында шунын öчöн бик каты жауаб бирербез, каты айыб белян айыбланырбыз. Жортта ата булган кешедян, балалары алдында ÿзен тейешлечя тотоб, аларны арыуга öйрятеб ÿстереÿ турысында соралыр. Священниктян прихотындагы калык öчöн сагыш тотканныгы-тотмаганныгы соралыр. Сатыу итеÿчедян, иген игеÿчедян эшлягян эшлярендя жалган, алдау керткянне-кертмягяне, кешенекен бу минеке диб алдаганы-алдамаганы, кешегя зыянмы, пайдамы китергяне-китермягяне, ÿз пайдасына гна тырышыб, кешегя ич тя булышмый гумер уздырганы-уздырмаганы турысында соралыр. Алай булгач, укымышлар да, урыннарда тороучылар да, нужалыкта гумерлярен уздырыучылар да, кызмятчесе дя, эясе дя, карты да, жяше дя, бар кеше дя бу гумердя кöчöня кюря жимеш китерергя, Алла öчöн, жаны öчöн, мяnгелек öчöн тырышырга тейеш. Дöньядян ÿтеб, Ходай карышысына баргач, Алла бездян бу эшляр турысында бик каты сорар, äр-кем Алладан алган дяÿлятляре белян ÿзеня дя, кешегя дя пайда китергяне-китермягяне турысында: байы-байча, жарлы-жарлыча арыу эшляр кылганы-кылмаганы, биргяненя Аллага тау иткяне-итмягяне, Алланы чын кюnелдян сöйгянне-сöймягянне турысына, жанын, тянен арыу, чиста кöйö cаклаганы-сакламаганы турысында жауаб бирер. Безнен жирдяге гумеребез озак тöгöл, шуnар кюря багытны бушка уздырырга жарамый, сагат сайын, минут сайын Аллага жараулы булырга тырышыб, азгын эшлярдян, жаман уйлардан сакланыб, жаныбызны жактыртырга тырышыйык, багыт барда, дöньядя чакта Алла кушканны кылыб, Анын кюnелен табыйык.

Арыу эшляр кылыб, кешегя булышыу турысында олобоз да, кечебез дя äзер булыйык. Казергя жарар - суnыннан Алла кушканча тором диб уйламыйык. Андый уйны азгынныкка салынган кеше геня тота. Ул äйтя: äле казергя ничек торсам да жарар, суnыннан тяÿбягя килерем дей. Чиркяÿгя жöрöÿне, теляк теляÿне сöймягян, атна кöннярне, бяйрям кöннярне кадерлямягян кеше äйтя: быларны кылыуы читен тöгöл, алар минем кулда, картайгач та житешергя булыр, шул чакта тырышыбрак кылырым, дей. Шулай итеб, жаны öчöн кайгырмаган кеше берсе-бер турыдан, икенчесе-икенче турыдан ÿзен-ÿзе дöрöсляб, тяÿбягя килеÿен, торасы кöнöн кюб итеб, оторо алга калдыра. 

Эй туганнар, житешермен, багыт булыр диб уйларга жарамый, алдагы буласы багыт безнен кулда, äдям иркендя тöгöл. Житешермен, äле багыт бар диб, тяÿбягя килмей ÿзлярен-ÿзляре тöзятмей ÿлеб киткян кешеляр дöньядя бик кюб булалар, ÿз кюзляребез алдында да оnгайыук очоройлар. Жазык äйтмей, öлöш алмый ÿлеб китяляр. Эй шундыйларга теге дöньядя бик жаман, катыдан-каты азаб булыр. Алай булгач, туганнар, шушыларны искя алыб, жыл сайын жазык äйтеб, Христоснын кадерле Тяненнян, кадерле Каныннан öлöш алыйык; быйылга жарар, икенче жылга кылармын диб, калдырмыйык; жарар ыйы, äгяр дя икенче жылга чаклы ÿлмей торсак, ÿлеб китсяк, жаман булыр, äжял безнен кулда тöгöл шул.

Эй Христосъ денен тотоучылар, кöн барда äр-бер арыу эшляр кыларга тырышыйык, картайыб хäлдян тайганчы, таза чакта, жяш чакта Алланын ризалыгын табыйык. Жарамаган жазыклы эшляребезне, Аллага карышы киля торган усал гадятляребезне ташлаб, арыуны кыла башлыйык. Алладан жазыкларыбыз кюря жазасын алганчы тяÿбягя килейек, жазыкларыбызны жыуарга багыт барда Аллага инялеб, Ул кушканны кылыб, Аnар чын кюnелдян кызмят итейек. Тöн килеб житяр, ул чакта беряÿ дя эшлей алмас. Äжял житкяч тяÿбягя килергя суn булыр. Ÿлгяч ней чаклы кайгырсан да, ней хатле жыласаn да кичерелеÿ жук, андагы телякне Ходай кабыл алмый. Жазыклы кöйö ÿлгяннярнен урны тамукта булыр. Алла безнен барыбызны да шул урыннан сакласын ыйы. Аминь. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев