Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Белемнек

Урманчы чиркәвенең кодрәтле тәреләре

Сүз «могҗиза тудыручы», “Җазыкларны кичертү”, «Балаларны бәхилләп биргән» тәреләре турында бара. Алар авыл халкына бүгенге көндә дә булыша.

Мамадыш ягындагы Урманчы авылына баруыбыз Казан Алла Анасы иконасын искә алу көненә туры килде.

Әлеге чиркәүдә саклана торган борынгы тәреләргә кагылышлы  кызыклы мәгълүматны  сезгә дә җиткерәбез. Безгә аны чиркәүне җыештырып, карап торучы Зоя Альманова сөйләде. Алга таба язманы аның үзе исеменнән дәвам итәбез.

– Урманчы авыл җирлегенә кергән сигез авылда да керәшеннәр бар, катнаш гаиләләр дә шактый. Зур бәйрәмнәрдә чиркәүгә кеше бик күп килә, – дип башлады үзенең сүзен Зоя түти. – Нинди генә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәк тә, агрофирма җитәкчесе Николай Кириллов белән аның урынбасары Виталий Муллин булышмый калмыйлар.

Ерак Казахстаннан Дуся исемле бер прихожанка чиркәвебез ачылган вакытта алып килеп биргән тәре дә саклана. Аның тарихы катлаулы. Бу тәрене Дусяга үзенең монашка туганы биргән. Ул монашка туганы монастырьда чакта, аңа әлеге тәрене пичкә ягарга дип биргәннәр, тик кулы күтәрелмәгән, балта белән чаба алмаган. Шуннан, ул монашка туганында сакланган. Ә соңыннан аны Дусяга биреп җибәргән. Алар үзләре дөньяда юк инде... Чиркәүне ачканда шул тәрене дә куйдык. Ул могҗиза тудыручы тәре дип атала.

Агачтан ясалган бу тәре башта кап-кара иде. Шунысы гаҗәп, хәзерге вакытта тәренең карасы бетеп, үз төсе чыкты. Келәү укылган саен, аның төсе ачылганнан-ачыла бара.

Андый агачтан ясалган тәреләр бездә өчәү. Алар арасыннан тагын берсенең тарихын сөйлим әле. Безнең Изге Троица чиркәве ачылган вакытта Кукмара районыннан килгән отец Рафаэль эшләгән иде. Аның белән бергәләп, авылдагы өйләрне аруландырырга баргаладык. Шундый көннәрнең берсендә, бер йортта безгә Елена исемле хатын Албай чиркәвен туздырган вакытта алып калынган тәре бирде.

Чиркәүгә кайтарып куйдык. Икенче көнне ишекне ачып, чиркәүгә керүгә, борынга дөньяда булмаган тәмле ис килеп бәрелде. Якынрак барсак, Елена биргән тәредән май агып утыра. Ул “Балаларны бәхилләп биргән тәре” дип йөртелә.

Ә өченчесен –  “Җазыкларны кичертү” тәресен чиркәүгә мөселман кешесе китереп бирде. Аның да могҗизалы булуында бер шигем дә юк. Чөнки тәрене чиркәүгә алып килүгә, тормышымда яхшы якка үзгәрешләр тойдым, – дип сүзен тәмамлады Зоя түти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев